ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2022 ел
җомга

Утар Аты авыл җирлегенә кергән Югары Аты авылында үзара салымга агач кисү эше оештырылды.


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Форум федераль дәрәҗәдәге актуаль социаль проблемалар буенча фикер алышу өчен төбәк мәйданчыгы булырга тиеш.

Апаз авыл җирлеге Мирҗәм авылында купер ачу тантанасы узды. Чарада “Дорожный сервис” ҖЧҖ җитәкчесе Х.Г.Котдусов, “Ватан агрофирмасы” җитәкчесе М.Г.Әхмәтов, җирлек башлыгы Р.Ф.Котдусов һәм авыл халкы катнашты.

Мәйданда шау-шу һәм күңелле булды, анда күпләр көч сынашты: авыл халкы, кунаклар. Һәркем иң яхшысы булырга тырышты.

Апаз авыл җирлегенә кергән Апаз һәм Хәсәншәех авылларында 2022 елга җыелган үзара салым акчасына агачлар киселде.


29
июль, 2022 ел
җомга

Нәкъ шагыйрь язганча, җил дә вакытында исеп, яңгырлар да вакытында ява быел. Орлыклар да рәхәтләнеп туярлык. Инде күпьеллык үләннәрнең икенче катын ура башлаган хуҗалыклар бар.

Хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар белән уракка төшәр алдыннан очрашып сөйләшү, киңәшү үзе бер матур традиция инде ул. Быелгысы Арча сорт сынау участогында башланды, “Игенче” ширкәте басуларында дәвам итте.

Арча элеваторының гөрләтеп эшләгән еллары да, сүнеп барган чоры да булды.

“Ләйсән Шәкүровна яңадан аякка бастырды элеваторны”, – ди бер танышым.  “Моңа кадәр эшләп киткән кайбер ир җитәкчеләр бер кырыйда торсын!” – ди икенчесе.

Штерә авылындагы федераль программа кысаларында төзелгән яңа клуб бинасы төзелешен август аенда тәмамлап, беренче сентябрьгә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

20 июльдә район тарихында беренче тапкыр “Сөлгеле капка” фольклор фестивале оештырылды. Ул Ташкичү авылында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International