Мәйданда шау-шу һәм күңелле булды, анда күпләр көч сынашты: авыл халкы, кунаклар. Һәркем иң яхшысы булырга тырышты. Беркем дә милли бәйрәмнән бүләксез кайтып китмәде. Кунаклар һәм тамашачылар традицион ярышлар белән мавыккан чорда, сәхнәдә музыка тынмады. Бәйрәм концертында Казан артистлары Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Илназар һәм баянчы егет Илфар Каюмов катнашты.