ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2022 ел
шимбә

Симетбаш авылында туып-үскән Габдрахман ага Сафинның язмышы тетрәндерерлек.

Аның көндәлекләрен район газетасында да бастырдык, әле менә 9 майда “ТНВ” каналыннан “Габдрахман” дип аталган документаль кинофильм карадык. Аның үзе белән дә күп тапкырлар очрашкан бар, ул язганнар, сөйләгәннәр күргәннәренең бер өлеше генә. Чөнки әйтергә, сөйләргә  ярамаганнарын бер Аллаһы һәм үзе генә белә.

Күлтәс авылында туып-үскән Гарәфетдин ага Зиннуровка быел 95 яшь тулды. Кышларын Казандагы кызында яши, язга чыгуга туган авылына кайтырга ашыга ул.

Җиңү көне алдыннан ветеранны район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, укучылар тәбрикләде.

Бәйрәмнәр алдыннан районыбызда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булып китте.

Район башлыгы Илшат Нуриев белән алар “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләрендә яңа төзелгән сөтчелек комплексларында булдылар.

Мин район газетасы редакциясендә 1973 елда эшли башладым. Ул елны апрель ае бик эссе килде, эсселек 30 градуска җитте.

Әле дә хәтердә, “Ракета” колхозы (Иске Ашыт) басуларында костюмны салып йөрергә туры килде. Ул елны 1 майга чәчүләр бетте. Әмма җәен яңгырлар булмады, диярлек, уңыш та түбән булды.

Районда чисталык икеайлыгы бара. Ул беренче апрельдән башланды һәм 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә юлдан кайтып керми, районның һәр почмагында булып, чисталык тикшерә. Ә узган атнада идарә җитәкчесе Ленар Касыймов, беренче разрядлы белгечләр Ләйсән Фарухова, Ләйсән Зәйнуллина белән без дә рейдка чыктык.

Арча сәнгать мәктәбендә шагыйрә, популяр җырлар авторы, якташыбыз Сания Әхмәтҗанованың юбилей кичәсе узды.

Әлеге чара “Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?” дип аталды. Аны үткәрүгә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре зур тырышлык куйган.

Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина республиканың иң яхшы 20 тәрбиячесе исемлегенә керде.

Февраль аенда Лилия Хаматуллина һәм Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенконың “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабында катнашуы турында язган идек.

Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар зөбәрҗәт, Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Аларны район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, “Россия пенсионерлар союзы”ның җирле бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова котладылар, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

5 майда Арча Укучылар сараенда һәм Яңа Кенәр иҗат йортында яшь армиячеләр җыелды. Бу көнне районыбызның хәрби отрядларында булган егет-кызлар өчен “Яшь армиячеләр йорты” ачылды.

Узган атнада традицион хәрби-патриотик уенның зона этабы үткәрелде.

Әлеге ярышлар быел Арча районында оештырылды.

План буенча зона этабына алты район командасы катнашырга тиеш иде. Тик кайбер сәбәпләр аркасында, хуҗалар белән бергә дүрт кенә команда үзара көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International