ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2022 ел
шимбә

Шурабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шишор” мари халык фольклор ансамбле 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.

27 апрельдә Яңа Кырлай авыл җирлегендә Иҗтимагый совет көне үткәрелде.

Яңа Кырлай авыл җирлегенә сигез авыл керә: Югары Бирәзә, Иске Йорт, Күкчә Бирәзә, Яңа Иябаш, Пионер, Өчиле, Чиканас һәм Яңа Кырлай.  Газинур Сәфәров  шушы авыл җирлегендә 2006 елның языннан эшли, авыл җирлеге мәсьәләләрен кайгыртып, үсешенә сөенеп йөри.

Иртән иртүк Яңа Кенәргә киттек. Килеп җиткәндә самбо буенча атаклы Мадияровлар мәктәп бакчасында иделәр инде.


13
май, 2022 ел
җомга

2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла.


7
май, 2022 ел
шимбә

Безгә Сикертәндә яшәүче Мидхәт Баһаветдинов мөрәҗәгать итте. Сүз  сугышта батырлыклар эшләгән туганы Әсгать Нуриев турында иде. 

Май аеның салкынча килүен мул уңышка юрыйлар.

Әлеге юлларны язып утырганда Шурабаштан “Бездә калын булып кар ятты, кыш яңадан килде”, – дип шалтыраттылар. “Кызыл Яр”, “Северный” хуҗалыкларында да яуган кар. “Зыяны булмасмы?” – дип сораучылар да булды.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.

Шушы көннәрдә без Яңа Кенәрдә булып, сугыш ветераны белән очраштык.

Район газетасының быелгы 11 февраль санын алгач, Арча станциясендә яшәүче Фирая Әхкәмованың хатирәләре яңара.

Газетада урнаштырылган “Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлеге”ндә ул иренең әтисе Әхкәм Хәйретдинов исем-фамилиясен күреп ала. Анда болай дип язылган: “Хәйретдинов Әхкәм, 1906 елгы, Арча районы, Сеҗе авылыннан, Мари Иле Суслонгерда 16.10.42дә һәлак булган”.

Үз агымына тыныч кына ага башлаган тормыш, киләчәккә корган якты хыяллар бер мизгел эчендә юкка чыга. Кулларына корал тота алырдай ир-егетләр фронт сызыгына басса, балалар, хатын-кызлар, өлкәннәр Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куя.

“Арча” спорт комплексында футбол белән шөгыльләнгән 2013 елгы малайлар Аксубайга ярышка бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International