2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла. Сорауларны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә (ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт, «Арча район мәдәният йорты» бинасы) «Skype» аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирергә мөмкин. Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.