Арча районында узган ел 335 инсульт очрагы теркәлде
Әңгәмәдәш – Арча хастаханәсенең йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе, табиб Ринат Хәстиев.
– Ринат Мирбатович, Арча районында елына ничә инсульт очрагы теркәлә?
– Россиядә елына 450 меңгә якын инсульт очрагы күзәтелсә, аларның 18 меңе Татарстанга туры килә. Арча районында узган ел 335 инсульт очрагы теркәлде.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
Хәзер Татарстан почта бүлекчәләрендә посылкалар алу өчен Интернетка керү яки үзең белән паспорт булу кирәкми. Россия почтасы мобиль кушымтаны яңартты, офлайн-режимда QR-код Генерацияләү мөмкинлеген өстәде.
Офлайн-режимда QR-код булдыру процессы гади һәм интуитив. Барыннан да элек, Россия Почтасының мобиль кушымтасы иң яңа версиягә кадәр яңартылган булуына инанырга кирәк. Аннары кушымтаны ачарга һәм QR-кодны рәсмиләштерү битенә күчәргә кирәк. Шуннан соң «QR-код күрсәтергә» төймәсенә басарга һәм аны тиз сканерлау өчен почта бүлеге хезмәткәренә күрсәтергә.
025 елның 28 октябре Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - көннең икенче яртысында һәм 27 октябрь кичендә, 28 октябрь төнендә - томан; - 28 октябрьдә көндез дә, кичен дә көчле җил-секундына 15-17 метр тизлектә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
27 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
Арча станциясендә яшәүче Бакый Гарәфиев шушы көннәрдә 90 яшен тутырды
Гөлсинә Зәкиева
Олы юбилеен ул кызлары, кияүләре, онык-оныкчыклары, якыннары арасында билгеләп үтте. “Биш бәхетем, биш шатлыгым”, – дияргә ярата Бакый абый кызлары турында.
Юбиляр белән озак кына сөйләшеп утырдык. Бу мизгелләрдә аның күзләрендә очкыннар пәйда булган кебек тоелды. Гомер буе халык арасында йөргән кеше өчен бер аралашу үзе бер гомер. Үзем елмаеп аны тыңлыйм, күзләрем тәрәзә төбендә – тәртип белән газеталар тезелеп куелган, шунда гына китап, аның өстендә күзлек.
20 октябрьдән Татарстанда “Күрше” кышкы фестиваль старт алды. Ул инде популярлык яулаган җәйге “Күрше” фестивален дәвам итәчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
– Алдан әзерләнгән һәр чара яхшы уза. Яңа ел – берләшү, гаиләдә һәм күршеләр белән очрашу ул, – диде Ләйлә Фазлыева. – “Күрше” җәйге фестиваль җанлы төстә барды. “Күрше” кышкы фестиваль җәйге фестивальдәге матур традицияләрнең дәвамы булсын. Бәйрәм чарасы программасында өлкәннәр-нең һәм мохтаҗларның хәлләрен белешү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту, ватанпәрвәрлек, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекләре, милләтара дуслык темалары да исәпкә алынсын иде.
Арчада берничә урында “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Күрше Фест” грант ярдәме белән оештырылган “Оста куллар” балалар техник фестивале узды. Бәйрәм ишегалды халкын гына түгел, шәһәребезнең башка урамнарында яшәүчеләрне дә берләштерде. Ишегалдында балалар өчен робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто, судо модельләр йөртү буенча осталык класслары узды.
25 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
Арча ЗАГС бүлегендә соңгы арада тантана артыннан тантана булды. Ике пар алтын, бер пар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте
Гөлсинә Зәкиева
Яшь чакта кайчан унсигезем, егермем тулар икән, дип түземсезлек белән көтәсең, олыгайгач, илле, илле биш елым ни арада үтеп киткән соң, дип аптырыйсың. Гомер бәйрәмнәре барышында шул хакта уйлыйсың.
Арчада яшәүче Равилә һәм Илшат Гатиннар өчен балалары сюрприз ясап, ЗАГС бүлегендә бәйрәм уздырырга булган. Әти-әниләренә документка кул куярга кирәк, шулай да яхшырак киенегез инде, кеше янына барасыз, дигәннәр. Ә биредә аларны балалары, оныклары каршы алды, Мендельсон маршы астында алтын пар түргә узды. Равилә ханым күз яшьләрен сөртте, Илшат әфәнде каушаудан башын аска иде. Аларның гына түгел, безнең күңелләр дә нечкәрде ул мизгелдә. Балаларың, оныкларың, җитәкчеләр теленнән көтмәгән, уйламаганда котлау сүзләре ишетү – күңелгә рәхәт бит! Әнә ничек матур итеп ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, алтын туй медальләре алыштылар, вальс биеделәр.
“Яңарыш“ ширкәте районда балкып кабынган йолдызларның берсе булды. Бирегә игенчелектә һәм терлекчелектә заманча технологияләр белән эшләүләрен карарга, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга киләләр
Авыл хуҗалыгы
Ильяс Фәттахов
Районда мондый хуҗалык булу үзе бер горурлык. Аз гына вакыт эчендә яңа терлекчелек комплекслары калкып чыкты һәм төзелешләр дәвам итә.
Хуҗалыкта 112 кеше эшли. Быел бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы – 66417 сум (2024 елдагыдан 23 процентка күбрәк).
Барлык чәчүлек җирләре – 8000 гектар. Быел 16288 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар, бер гектардан уртача уңыш – 41,5 центнер. 3021 баш мөгезле эре терлекләре бар, сыерлар – 1215. 2024 елда 12027 тонна сөт савып алдылар, бер сыердан уртача савым – 10431 килограмм! Хәзерге вакытта бер сыердан көн саен уртача 29,6 килограмм сөт савалар.
2024 елда 665,6 млн сумлык тулай продукция җитештерелде. 512,5 млн сумлык акча керде, шуның 462,1 млн сумы – терлекчелектән.
Район хуҗалыкларының терлекчелектәге 9 айлык эш йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә дә шушы хуҗалык базасында узды.