2026 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә:
төнлә көнчыгышта урыны белән һава температурасы -25 кә кадәр төшәчәк..-26˚;
- көндез урыны белән көчле җил, тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Температура төшкәндә:
Өшүдән һәм өшүдән саклану өчен урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының озак вакыт урамда булуыннан качарга һәм ерак сәфәрләрдән тыелып торырга кирәк.
Туңу куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм артык ару. Салкыннан саклану өчен күп катлы киенегез – һава катламнары җылыны тотып тора, җылы буяулар һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аякларыгызны коры калдырып, салкынга җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.
Көчле салкыннарда еракка йөрмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт төзексезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак арага йөрүче машина йөртүчеләргә шулай ук үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы булырга тиеш.
Почта адресатның телефон номеры буенча посылкалар җибәрергә мөмкинлек бирә торган яңа хезмәтне эшләтеп җибәрде. Җибәрүчегә бүтән китерүнең төгәл адресын яки алучының тулы исемен күрсәтергә кирәкми.
Онлайн рәсмиләштергәндә адресатның халыкара форматтагы телефонын кертү дә җитә. Почта бүлекчәсеннән җибәргәндә аны почта хезмәткәренә атарга гына кирәк.
Алучы посылканы ала алсын өчен, ул китерү хезмәтен телефон номеры буенча тоташтыруга ризалык бирергә тиеш. Моны сайтта яки почтаның мобиль кушымтасында теркәлеп эшләп була. Әгәр кулланучының гади электрон имзасы бар икән, тоташу шундук булачак. Шулай ук имзаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша җиңел рәсмиләштерергә мөмкин.
Арча Боз сараенда ветераннар арасында шәхси эшмәкәр, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үтте.
Ярышта Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Апас, Питрәч районнары командалары катнашты. Арча районы командасы беренче урынны яулап, кубокка ия булды.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге зур делегация Ярославль өлкәсендәге “Кызыл Маяк“ хуҗалыгында булып кайтты
Ильяс Фәттахов
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин газетабыз хәбәрчесенә шунда күргәннәре турында сөйләде.
– Әлеге хуҗалыкның 14 мең гектар җире һәм 14 мең баш мөгезле эре терлеге бар, – диде ул. – Шуларның 6 мең башы – сыерлар. Без 4 мең баш сыер асрала торган торакта булдык. 400х100 метрлы, 4 гектар мәйдан биләгән бер торак ул. Шуның кадәр сыер асралган бинада бернинди ят ис юк!
Безне сыерларга якын җибәрмәделәр. Әлеге торакка ике генә кеше – ветеринария табибы һәм ясалма орлыкландыру технигы телефон белән керә ала, аларга да сөйләшү өчен түгел, ә малларның колакларындагы номерларны “уку“ өчен. Берәүгә дә кычкырып сөйләшергә ярамый, сыерлар стресс кичерергә тиеш түгел, сөтләре кими.
Динар Мәгъсүмов Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!
Безнекеләр
Ильяс Фәттахов
Балаңның, оныгыңның уңышларын күрү һәр ата-ана, әби-бабай өчен зур шатлык. Яңа Кенәрдә туып-үскән Динар Мәгъсүмов Сабада алты районның аграр көллиятләре студентлары арасында узган конкурста беренче урынны алган! Арча егете Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!
Безгә бу турыда Динарның әтисе Илнар хәбәр итте. Һәм без аларны редакциягә кунакка чакырдык. Илнарның үзе белән күптән таныш без. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач хуҗалыкларда агроном булып эшли, хуҗалык җитәкчесе дә булды, төрле җаваплы эшләр башкарды. Хәзер үз эше белән мәшгуль.
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре терлекләрдә була торган авырулар турында аңлатуны дәвам итә. Шуларның иң куркынычлысы – тилчә (ящур).
Тилчә нинди чир һәм нигә алай куркыныч соң? Тояклы хайваннарны: мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, кәҗәләрне, шулай ук болан һәм кабан кебек кыргый хайваннарны зарарлый торган бик хәтәр вируслы авыру ул. Бик тә йогышлы һәм тиз тарала. Тышкы мохиткә чыдам, терлекчелек продуктларында, киемдә, аяк киемендә, транспортта, азыкта һәм хәтта һавада саклана ала.
Арча район Мәдәният йортында “Җиңү кайтавазы – мәңгелек” дип исемләнгән фестиваль-бәйгенең йомгаклау чарасы үткәрелде
Гөлсинә Зәкиева
Бәйге мартта башланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылды. Һәм анда биш халык, 38 үзешчән, 12 балалар театр коллективлары катнашты.
Авыл мәдәният йортлары, клублары елның елында сәхнә әсәрләре куеп, драматургия өлкәсендә тәҗрибә туплый бара. Халык арасында да артист ролен үзләштереп, спектакльләрдә уйнарга теләк белдерүчеләр күбәя. Дөрес, кешеләр белән сөйләшә, аларны күндерә алу мәдәният учреждениесе
Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Галәкбәров истәлегенә балалар арасында ярышлар булды.
Ярышның иганәчеләре – Русланның әти-әнисе Фәридә–Динар
Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор”ның Арчадагы бүлегенең белгеч-эксперты Рания Шаймуканова белән әңгәмә
Румия Надршина
–Рания Рәсимовна, гадәттә кышкы айларда салкын тиеп, грипп белән авыру очраклары күбәя. Безнең Арча районында хәл ничек тора?
– Арча районында 2026 елның 30 гыйнварына 256 кис-кен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм 43 грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.
– Кемнәр күбрәк авырый?
– Балалар бакчаларына йөрүче балалар һәм мәктәп укучылары күбрәк авырыйлар.
2026 ел Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” дип игълан ителде
Гөлнур Миннебаева
Әлеге әһәмиятле елны районыбызда Арча район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әллүки” балалар театр студиясе мәгънәле һәм тирән эчтәлекле тамаша белән ачып җибәрде.
Яшь артистлар тамашачыларга атаклы татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп куелган “Иптәш командир” спектаклен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә батырлык, намус, җаваплылык, хезмәткә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр күтәрелде.
Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәтнең нәкъ менә кечкенәдән салынуы һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мондый әсәрләрнең балалар тарафыннан сәхнәләштерелүе аеруча әһәмиятле булды.
“Әллүки” балалар театр студиясе эшчәнлеген бер ел элек кенә башласа да, аларның инде горурланырлык җиңүләре, сок-ланырлык хезмәтләре аз түгел. Студиянең җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева яшь буында туган телгә мәхәббәт, театр сәнгатенә кызыксыну, милли һәм әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә зур көч куя. Аның тырышлыгы, сабырлыгы һәм иҗади карашы нәтиҗәсендә студиядә шөгыльләнүче балалар сәхнә серләренә төшенә.