Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор”ның Арчадагы бүлегенең белгеч-эксперты Рания Шаймуканова белән әңгәмә
Румия Надршина
–Рания Рәсимовна, гадәттә кышкы айларда салкын тиеп, грипп белән авыру очраклары күбәя. Безнең Арча районында хәл ничек тора?
– Арча районында 2026 елның 30 гыйнварына 256 кис-кен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм 43 грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.
– Кемнәр күбрәк авырый?
– Балалар бакчаларына йөрүче балалар һәм мәктәп укучылары күбрәк авырыйлар.
– Ә ничек авырмыйча калырга?
– Әлбәттә, авырмас өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Халык күп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга, барган очракта озак йөрмәскә. Салкын тиеп авырган, грипп йоктырган якыннарың, иптәшләрең белән вакытлыча аралашмаска тырышырга кирәк. Бер-береңә бармыйча да торып була. Бер гаиләдә яшәсәң, шулай ук сакланырга. Битлек кияргә. Өйдәме, эштәме – бүлмәләрне җилләтеп торырга. Җиһаз өсләрен, идәннәрне дымлы чүпрәк белән сөртергә, юарга.
– Өйдәме, эштәме, урамдамы – төчкерсәләр, йөткерсәләр син дә авырырсың сыман. Ә бит безнең куәтле саклану системабыз – иммунитетыбыз бар. Аның туклануга бәйле икәнен беләбез. Туклану буенча нинди киңәшләр әйтерсез?
– Иммунитетны вирусларга каршы көрәшер өчен дөрес
“тукландырырга” кирәк. Рационны майлы булмаган ит, кош ите, балык, йомырка, кузаклы культуралар, сөт ризыклары белән баетырга. Аларда иммунитетны ныгытыр өчен аксым күп. С витаминын күбрәк кулланырга. Тик дару рәвешендә түгел, ә С витамины булган ризыкларны ашарга, эчәргә.
– Мәсәлән.
– С витамины лимон, апельсин, гөлҗимеш, татлы борыч, кара карлыган, тозлы кәбестәдә күп.
– Д витамины да иммунитетта зур роль уйный, ди белгечләр. Әмма ул кышын организмда кими икән.
– Д витаминын тулыландыру өчен майлы балыклар (сельдь, лосось), йомырка сарысы, табиб билгеләсә, өстәмәләр кабул итсәң була. Шулай ук организм өчен әһәмиятле цинк һәм селен диңгез ризыкларында, чикләвек, симәнке, боткаларда бар. Тиешенчә ашарга һәм йокыны дөрес итеп көйләргә кирәк.
– Йокыны, белгечләр, иң яхшы дару, диләр.
– Йоклаганда организм ял итә һәм иммунитетны ныгыта. Йокы кимендә 7 сәгать булырга тиеш.
– Күңел төшенкелегенә бирелүне иммунитетның дош-маны икәнен беләбез.
– Күңел төшенкелегенә бирелүдән үзеңне сакларга кирәк. Һавага йөрергә чык, якыннарың белән аралаш, яраткан берәр шөгылең белән мавык һ.б.
– Әгәр дә үзеңдә салкын тиеп авырту билгеләрен сизсәң.
– Бу очракта озакка сузмыйча табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә хастаханәгә дәваланырга салмасалар, өйдә табиб кушуы буенча дәвалану курсын тиешенчә узарга. Вакытында дәваланмасаң, организмның өзлегүе һәм чирнең катлауланып китүе ихтимал. Авырмагыз һәм сәламәт булыгыз!