Болай язганга Сөләйман риза булмас инде. “Ильяс абый, артышлар минеке түгел бит!” – дип әйтәчәк. Шундый дөреслек, гаделлек яратучан кеше инде ул. Әле артыш дигән сүз белән дә килешми – артыш агачы, ди.
Соңгы биш елда Ташкичү авыл җирлегендә 15 гаиләгә кече фермалар төзү өчен субсидияләр бирелде. 2020 елда 3 гаилә алган иде, быел тагын 3 гаилә кече фермалар төзергә теләк белдерде.
Буш вакытларда мин Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын кулга алам. Аларда мин үзем күреп үскән авыл, аның гаҗәеп табигате, басу, кырлары...
Халисә Лотфуллина туганы Диләрә Абдулганиеваның кул эшләрен күрсәтеп, аның турында сөйләп китте.
Шурабаштан укытучы Олеся Антипованың сәхнәләрдә чыгыш ясавы, “Шишор” ансамблен җитәкләве турында беләбез. Әмма ул әле чигүче дә икән.
Наилә Шәрипова озак еллар Шурабаш мәктәбендә сәнгать һәм хезмәт дәресләре укыта. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Арча районы прокуратурасы, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, райондагы биш авто-мәктәпнең эшчәнлегендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Дүрт мәктәптә тәртип бозулар ачыкланды.
Без үскәндә гаилә саен 5-6-7-8 бала иде. Кайбер әниләр бала карарга кеше юк дип, эшкә бармаска маташкандыр инде. Бригадир сүгәр иде үзләрен: “Баласы күп имеш, баланы песи дә таба аны...”, – дип.
Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.
Узган шимбәдә Арча стадионында җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланып, карачкы яндырып, Май чабу бәйрәме үтте.