Кышны озатып, язны каршы алдылар

2021 елның 19 марты, җомга

Узган шимбәдә Арча стадионында җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланып, карачкы яндырып,  Май чабу бәйрәме үтте.

Әле бәйрәм башланыр алдыннан ук стадионда инде бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Дәртле музыка астында балалар бию кабатлый, әти-әниләр фотога, видеога төшерә, сату нокталары инде үз эшләрен башлап җибәргән. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде.

Нәкъ сәгать12дә Май чабу бәйрәме башланып китте. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, Арча районы хакимияте башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлап, арчаларга сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф теләде. Чыннан да, “Аллегро” бию төркеме нинди күңелле рухта башлап җибәргән булса, бәйрәм ахырга кадәр шул рухта дәвам итте.  Район Мәдәният йорты методисты Лариса Васильева бәйрәмне бер сулышта, матур итеп алып барды. “Рус җыры” рус халык ансамбленнән башка Май чабу бәйрәмен күз алдына да китереп булмый торгандыр. Бүген дә алар, иңнәренә төрле төстәге яулыкларын салып, арчаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Аларның берсеннән-берсе матур, дәртле җырларына кушылып, олысы да, кечесе дә биеде, күңел ачты. Үзләренең матур җырлары белән шулай ук “Веста” триосы сөендерде.

Бүгенге бәйрәмгә иң шатланган кешеләр, мөгаен, балалар булгандыр. Бу көнне алар уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачып кына калмадылар, ә файдалы шөгыльләр дә үзләштерделәр. Стадионга керү юлындагы йортларда алар бик теләп осталык дәресләрендә катнаштылар. Арча Укучылар сарае укытучылары белән Кояш аппликациясе ясасалар, икенче йортта аларны сәнгать мәктәбе укытучылары көтә иде. Анда нәни кызлар-малайлар әти-әниләре һәм укытучылары ярдәме белән мунчаладан кечкенә курчаклар ясадылар. Кулларына курчаклар һәм “Кояш” тотып фотога төшүче балаларның һәркайсының йөзендә елмаю балкый иде. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен махсус фотозона эшләп торды.

Балалар өчен әзерләнгән сюрпризлар әле соңгысы булмаган икән. Сәхнә янында аларны балалар бакчалары коллективлары сәламләде. Нинди генә уеннар, бүләкләр әзерләмәгән иде алар нәни дусларына?! Биеттеләр дә, җырлаттылар да, шигырьләр дә сөйләттеләр, хәтта әтәч булып та кычкырттылар. Ә иң күңеллесе, мөгаен, “Конфет яңгыры” булгандыр. Балалар сөенә-сөенә җирдән конфет җыйганда аларның һәркайсының йөзендә елмаю балкыды. Ахырдан Скоморох барысына да үзенең бүләкләрен өләште.

Бәйрәмнең иң күңелле ноктасы – ул, әлбәттә, карачкы яндыру. Карачкы януын күзәтеп торган бар халык киләсе кышларны да исән-имин, тынычлык белән каршы алырга язсын, хәерле язлар килсен, дигән изге теләктә булды. Бәйрәм менә шундый матур рухта тәмамланды.

 

Резеда Хәкимҗанова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International