ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Хатын-кызның көче көзсезлегендә. Ир “мин ир”, дип яши, хатын-кыз кирәк чакта баш иеп кала белсә, гаиләнең нык булуында шик юк.

Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина алтын юбилярлар Сания һәм Рафаэль Кәбировларны котлап, шундый фикер җиткерде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Булат Бәхтияров аны җыр белән җөпләп куйды. “Син минем өлеш, мин – синең өлеш...”. Әнә шулай матур башланып китте Арча ЗАГС бүлегендә узган алтын юбилей кичәсе. Котлау сүзләрен җиткерергә юбилярларның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары килгән иде.

Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр Арчада һәйкәл янына җыелдылар

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә төзелгән һәйкәл янына. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 36 ел булды. Кичә генә кебек иде, кай арада үткән бу гомер...

Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде. “Монда басып торган һәркем утлы әфган җирен үткән сугышчы, – дип сөйләде Илшат Нуриев. – Ватан алдында торган изге бурычны намус белән үтәгәнегез өчен, бүген дә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә волонтерлык, гуманитар ярдәм иткәнегез, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә булышканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Кайберләрегез бүген дә СВО зонасына гуманитар ярдәм белән барып, егетләрнең хәлен белеп торасыз. Яңа гына бергә барып кайткан хезмәттәшегез, Әфганстан сугышын үткән Илнур Яруллинга сокланып кайттым.

Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Арча районы клиентлар белән эшләү бүлегенең хисап җыелышы булды.

Казаннан Россия Федерациясе фондының Татарстан Республикасы буенча Социаль идарәсе управляющие урынбасары Елена Полякова кайтты. Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буена урынбасары Эльвира Вафина катнашты.

Бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова хисап тотты. “Без Россия Социаль фонды яңа оешмасының бер өлеше булып торабыз, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Бу яңа оешма пенсия һәм социаль иминиятләү хезмәтләрен үзенә берләштерә. Бүген безнең фонд хезмәтләрен өйдән чыкмыйча да интернет аша алып була. Безнең клиентлар бүлегендә график буенча дежур торалар. Алар кирәкле гаризаларны онлайн тутырырга ярдәм итәләр, һәм шулай ук Социаль фондның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтәләр. Социаль фондның иң соралган хезмәтләренең берсе – пенсия билгеләү һәм түләү. Узган 2024 елда районда 812 кешегә пенсия билгеләнде. Район буенча иминиятләү пенсиясенең уртача күләме – 20216 сум”.

Нуретдин Гаффаров 1939 елда армиягә алына. Озакламый сугыш башлана. Һәм ул сигез елдан соң гына исән-сау туган авылына әйләнеп кайта

Гөлсинә Зәкиева

Нуретдин абыйның һәм шулай ук аның хатыны, сугыш ветераны Хәлимә апаның язмышы белән кызыксынып без кызлары Илсөяр белән кияүләре Харис Сафиннарга мөрәҗәгать иттек.

Өстәлгә икесенең дә медальләре тезелеп куелган, нинди батырлыклары өчен бирелгәнлеге теркәлгән рәсми документлар да шунда. Бу өйдә аларны ядкәр итеп саклыйлар.

Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында 2024 елгы көрәш сезонының рейтингы буенча беренче 5 урын алган районнар бүләкләнде.

Арча районы бу рейтингның 4нче баскычында. Шуның өчен район 210 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

14-15 февральдә Казанда Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турнирында безнең район командасы унынчы урынны алды. Шундый мәртәбәле бәйгедә беренче унлыкка керү әйбәт күрсәткеч.

16 февральдә Яңа Кенәрдә район башлыгы призына волейбол ярышы үткәрелде.

Анда Яңа Кенәр авылы, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач районнары һәм “Казан Гидро“ командалары катнашты.

Бәйгене тәбрикләү сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты. Мәктәп директоры Хәмбәл Вәлиев, Яңа Кенәрдәге “Сугышчан туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рашат Салихҗанов, ветераннар советы җитәкчесе Илдар Фәйзрахманов спортчыларга уңышлар теләделәр.

Район суды утырышында алкоголь эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган ике ир кешенең эше каралды.

Утырышны Арча районы суды рәисе, судья Марс Миндубаев алып барды. Ике утырышның берсендә без дә катнаштык. Ике очракта да әлеге ирләр автоинспекторларга икешәр тапкыр эләгә. Югыйсә, бер тапкыр эләккәч, акылга килергә кирәк тә бит инде, юк, кем әйтмешли, шайтан котырта... Ә салган баштан юлда һәлакәт китереп чыгарсаң, гомерләр өзелсә?! Бик кызганыч, андый очраклар булып тора.

«Батырлар " программасында катнашу өчен 484 кеше гариза биргән инде. Татарстан Геройлары»

Бу санны проектның Иҗтимагый советы утырышында әйттеләр, аны ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.

Программаның максаты-дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазыйфаларны биләү өчен СВО катнашучылары һәм ветераннары арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү – 

» Бүген меңләгән татарстанлылар Россия Федерациясенең барлык күпмилләтле халкы белән бергә дәүләтебез мәнфәгатьләрен, аның иминлеген һәм суверенитетын яклыйлар, сугыш кырларында батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр, хәрби бурычларын намус белән үтиләр", – дип билгеләде Әсгать Сәфәров. Ул ышаныч белдерде - " һичшиксез, җиңү безнең кулда булачак!».

Программада катнашу өчен теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр мөмкин. Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак. Барлык нечкәлекләр проект сайтында – https://batyrlar-rt.ru.

Исегезгә Төшерәбез, " Батырлар. Татарстан геройлары « - ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган» геройлар вакыты " федераль программасы аналогы.

2 март төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасының кайбер урыннарында томан көтелә.

Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә:

Томан эчендә:

Әгәр дә сез ачык һавада томанның калынуын сизсәгез, урманда яки суда подшипникны югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк, томан барлык юл кулланучылары өчен куркыныч. Томан белән йөргәндә, кирәксез полоса үзгәрүләреннән, узып китүдән һәм үтеп китүдән сакланырга кирәк. Томан ераклыкны яшерә - шуны истә тоту мөһим - гадәти араны арттырырга һәм тизлекне киметергә киңәш ителә.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International