ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Наласа авыл җирлегендәге матур үзгәрешләргә сокланырлык. Авыл халкы данлы үткәне белән горурланып, киләчәккә карап зур планнар корып яши

Арчадан Ягъфәр Шәмиевны күпләр укытучы һәм чаңгычы буларак белә. Өлкән яшьтә булса да, ул әле дә ярышларда катнаша

Яңа Кенәрдә яшәүче Илдар Шәмсетдиновның йортын күрүгә үк анда алтын куллы кеше яшәвенә шик калмый.

Узган шимбәдә “Мин Арча баласы” проекты кысаларында узган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Район прокуратурасы, МЧС белгечләре белән, Арча өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йортында, Яңа Чүриле психоневрологик интернатта һәм Яңа Кенәр мәктәп-интернатында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерделәр.

Әңгәмәдәш – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.

– Рузия Илсуровна, пенсиягә чыгу яше артты. Лаеклы ялга чыгу тәртибе турында аңлатсагыз иде.

Туфракта быел туң калын, урыны белән 70 сантиметрга кадәр җитә, диләр. Туң катламына эләккән бәрәңге коңгызлары катып үләчәк инде. Башы эшләгәннәре бер метр тирәнлеккә кадәр кереп йоклый икән, алары белән очрашырга туры киләчәк. Үлеп бетсәләр, күңелсез булыр инде, агу сатучылар бигрәк тә борчылыр.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Төбәк-Чокырча авылында 2 февральдә янгында 33 яшьлек Алексей Филиппов  һәлак булды. Бу авылда узган ел да шундый фаҗига булган иде

5 февральдә район хуҗалыклары инженерлары белән укулар уздырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында әлеге белгечләрнең эшенә югары бәя бирде. Инженер үз урынында булган хуҗалыкларда машина-трактор паркы, гаражлар да тәртиптә, техника вакытында ремонтлана, дөрес итеп саклана. Хуҗалыкларның бөтенесендә дә инженерлар бар хәзер, бу да уңай күренеш.

Узган атнада Арча үзәк китапханәсендә сукырлар һәм начар күрүчеләр район җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International