Узган шимбәдә “Мин Арча баласы” проекты кысаларында узган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Тантаналы чара “Казан арты” тарих-этнография музеенда булды. Проектка узган елның июль аенда “Арча Укучылар сарае” өстәмә белем бирү оешмасы тарафыннан старт бирелгән иде.
Аның кысаларында Арча районы тарихы, истәлекле урыннары һәм корылмалары турында 18 видеоролик төшерелеп, махсус комиссия тарафыннан иң яхшылары сайланып алынды. Моннан тыш, фотосурәтләр бәйгесе, асфальтта рәсем ясау ярышы, инстаграм битендә ребуслар чишү уены да уздырылды. Катнашучылар шул рәвешчә, районыбызның тарихын мавыктыргыч һәм файдалы итеп өйрәнде.
Бүләкләү чарасына район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лия Ильина чакырылган иде. “Әлеге бәйгеләрне күзәтеп бардым. Минем кызым да катнашкач, аеруча кызыксындым. Укучыларның туган як тарихын өйрәнеп, югары дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим итүләре белән горурланам”, – дип белдерде Лия Юрьевна.
Проектның җитәкчесе Арча Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин әйтүенчә, матур табигатьле һәм бай тарихлы Арчабызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яктыртучы бу проектның дәвамы булачак. “Биредә Арчада яшәгән генә түгел, безнең районда туып-үсеп, хәзерге вакытта читтә яшәгән патриотлар да катнаша ала. Чөнки үз туган ягын таныту һәркемнең изге бурычы”, – диде үз чыгышында Руслан Наилевич.
Бүләкләү тантанасын “Мин Арча баласы” проектының кураторы Айгөл Галәүтдинова алып барды һәм җиңүчеләр исемлеген атады. Иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе Гөлназ Камалова һәм Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Вафина тапшырды. Алар да үзләренең соклану һәм горурлану хисләрен белдерде. “Бәйгеләр барышында моңарчы ишетелмәгән истәлекләр дә барланды. Һәр катнашучы җиңүгә лаек. Проектның алдагы этапларында да бергәләп эшләрбез дип ышанып калам”, – диде музей җитәкчесе.
Җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз. “Мин Арча баласы”, дип горурланып әйтә аласыз. Чөнки Арчабызның матур тарихлы үткәне, сокланырлык бүгенгесе һәм өметле киләчәге бар.
Гөлнур Миннебаева