ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. 

Юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның зыян күрүе йөрәкне әрнетә. Ел әле башланды гына, әмма республикада бер ай эчендә юлларда өч пассажир бала һәлак булды инде

Агудан башка да яшәп була, ди белгечләр

Соңгы елларда умартачыларның кәефләрен төшерә торган хәлләр күбәеп китте. Агу-химикатларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә бал кортлары кырыла, умартачының ел буе куйган хезмәте юкка чыга.

Яңа Кенәр иҗат йортында (җитәкчесе Хәмбәл Зарипов) Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары булды. 14 команда, 42 бала катнашты. Баш судья Сөләйман Галиуллин: “Шахматчыларны тагын да күбрәк җыеп була иде, әмма пандемия – артык күп җыелырга ярамый”, – диде.

Кичә район Советының алтынчы чираттан тыш утырышында урта һөнәри һәм югары уку йортында максатчан укыту өчен килешүләр төзү тәртибе каралды.

“Ел укытучысы – 2021” һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы булып узды.        

Арчада яшәүче Алсу һәм Илдар Батыршиннар 45 ел бергә. Матур гаилә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Арчада Бари Каюмович Бакировны белмәгән кеше юктыр. Аны җиңел атлетика короле дип йөртәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International