Яңа Чүрилегә бер килгән килеш, йогышлы чирдән савыккан 77 яшьлек Людмила Васильевна Матянинаның да хәлен белдек. Аларның йорты тау башында. Тау битенә шактый кар салган. Йортның түбә очы гына күренеп тора. Кардан көрәлгән сукмак йортка илтә. Өзгәләнеп эт өрә башлады. Тауга менәргә шикләндерә. Эт бәйдә булмаса?! Эш харап...
Без Яңа Кенәрдән килгән хәбәр буенча әлеге авылга барып килдек. Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат Салихҗанов, юлны кардан чистартып торалар, рәхмәт, әмма юлдагы кар кырыйга өелә-өелә безнең койма капкасы тагын кәкрәеп килде, дип борчылып шалтыраткан иде. Без Яңа Кенәрдә Илфат Салихҗанов йортында булдык, үзе белән сөйләштек, җыелган карга чыдый алмыйча кәкрәеп килгән койма ишеген дә күрдек, юлларның ялт итеп кардан чистартылып торганына да сокландык.
Узган атнада Наласадан Гөлчирә Нәҗметдинова һәм Арчадан Олеся Феоктистованы Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр
Алар актив иҗат итеп, берничә китап чыгарырга өлгергәннәр. Иҗатлары белән танышканнан соң, язучылар бертавыштан ризалыкларын биргәннәр. Якташларыбызның Язучылар берлеге әгъзалары булуы безнең өчен дә горурлык. Чөнки без аларның икесен дә яхшы беләбез һәм иҗатлары белән дә таныш.
Беркөнне Таһир әфәнде редакциягә берсеннән-берсе матур китаплар тотып килеп керде.
Матур гына түгел, эчтәлеге ягыннан да бай һәм тирән мәгънәле әлеге дини китаплар бик үзенчәлекле булып чыкты. Алар барысы да балалар өчен нәшер ителгән. Һәркайсы дога һәм яшь буынга нәсыйхәт белән башлана. Ислам диненең нигезләрен аңлату белән бергә, һәр китапта кызыклы биремнәр урнаштырылган.
Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды
Арчада спорт сөючеләр бихисап. Бигрәк тә яшьләрнең төрле спорт бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулавы куандыра. “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең төрле юнәлештәге бәйгеләрдә катнашуын күзәтеп торабыз.
Салкыннар җитүгә өстәмә җылылык чыганакларын куллана башлыйлар. Елның бу вакытында көнкүреш электр приборларын файдаланганда янгыннар чыгу куркынычы арта.
“Арча хәбәрләре” газетасы турында
Арча районы прокуратурасы районда яшәүче ветеранның пенсияне вакытында китермәүләре турында мөрәҗәгатен тикшерде.
Шәхси йортка килүче суүткәргеч сафтан чыкты, ди. Ә хуҗа өйдә юк.