Белеп торыйк һәм үтик

2021 елның 5 феврале, җомга

Салкыннар җитүгә өстәмә җылылык чыганакларын куллана башлыйлар. Елның бу вакытында көнкүреш электр приборларын файдаланганда янгыннар чыгу куркынычы арта.

Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү һәм үтәү үз-үзеңне һәм гаиләңне, йортыңны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Электр приборларын кулланганда саклык чаралары түбәндәгеләр: электр приборын файдалану буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, анда язылган таләпләрне бозмагыз. Шуны истә тотарга кирәк, һәр приборның файдалану вакыты бар, ул уртача 10 ел.

Даими рәвештә электр үткәр-гечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшерегез. Җылыту приборының торышын күзәтегез: алар сафтан чыкса, приборны вакытында ремонтларга һәм алыштырырга кирәк.

Бары тик заводта эшләнгән приборларны кулланыгыз, сафтан чыккан, үзегез эшләгән электр җылыткычлар кулланмагыз. Берьюлы берничә куәтле җиһазны электр челтәренә тоташтырып, розеткага зур көчәнеш булдырмагыз.

Штекерның  розеткага тыгыз беркетелгәнлегенә инаныгыз, югыйсә, җылыту приборы кызарга  һәм янгын  сәбәпчесе булырга мөмкин. Төнгә электр җылыткычын эшләтеп калдырмагыз, аларны кием киптерү өчен кулланмагыз. Балаларга мондый җиһазлар белән уйнарга рөхсәт итмәгез.

Электр җылыткычны тәрәзә пәрдәсеннән, киемнәрдән, өй җиһазыннан ераккарак урнаштырыгыз. Җылыткычны даими рәвештә тузаннан чистартыгыз — ул да янып китәргә мөмкин.

Электр чыбыгына авыр әйберләр  куймагыз, югыйсә, җылыткыч кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.

Янгыннарны булдырмыйк. Янгын чыккан очракта 01, 101 яки 112  телефоннарына шалтыратыгыз.

Фиргать Мөхәммәтҗанов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча

янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International