Беркөнне Таһир әфәнде редакциягә берсеннән-берсе матур китаплар тотып килеп керде.
Матур гына түгел, эчтәлеге ягыннан да бай һәм тирән мәгънәле әлеге дини китаплар бик үзенчәлекле булып чыкты. Алар барысы да балалар өчен нәшер ителгән. Һәркайсы дога һәм яшь буынга нәсыйхәт белән башлана. Ислам диненең нигезләрен аңлату белән бергә, һәр китапта кызыклы биремнәр урнаштырылган.
Бу нинди китаплар соң? Авылда яшәп ничек китап чыгарып була? Әлеге сораулар белән без Таһир Аксаковның үзенә мөрәҗәгать иттек.
– Менә инде ничә еллар мин Яңа Кенәр мәчете имамы. Биредә эшләү – әлеге китапларны чыгаруда төп этәргечләрнең берсе булды. Мәчеттә эшләү дәверендә бик күп белемле кешеләр белән таныштым. Шуларның берсе – Арча егете Раил Фәйзрахманов. Моннан 4 еллар чамасы элек ул китап чыгару идеясен белдерде. Китапның нинди буласын күзаллаганнан соң, бергәләп дизайнер эзли башладык. Төрле сәбәпләр аркасында, безнең таләпләргә туры килерлек дизайнер табылмады. Аллаһка тапшырып, бу эшкә мин үзем тотындым.
– Сезнең бу өлкәдә махсус белемегез бармы? Бик зур күнек-мәләр таләп итә торган эш бит.
– Махсус белемем юк. Мәчеттәге барлык кәгазь эшләрен, диплом, грамота ясауны мин башкардым. Әлеге эш буенча азмы-күпме күнекмәләрем дә булганлыктан, китапларны бизәүне дә мин үз өстемә алдым. Бу эшкә үзем генә өйрәндем дип әйтү дөрес булмас, чөнки дизайн һәм нәшер итү эшенең нигезләре белән таныштыручы ярдәмчем бар иде. Эфир каналында озак еллар эшләгән журналист Владимир Селиверстов белән якыннан таныш идем. Ул мине республикада узган төрле чараларга алып барды, фото һәм видеога төшерү серләренә төшендерде, компьютер программалары белән эшләргә өйрәтте. Өйрәткәннәрен бүген дә эшемдә кулланам. Кызганыч, остазым мәрхүм инде...
– Китапларны чыгаруның төп максаты нинди?
– Безнең максат – балаларны Ислам диненә төшендерү. Әлеге максаттан татар телендә китаплар чыгаруны үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Сәдака җәрия (берөзлексез файда китерү) итеп эшләргә теләдек. Аллаһ Тәгалә безгә моның юлын ачты. Шушы китаплардан балалар Ислам дине нигезләренә төшенә. Бу дәвамлы булып, озак еллар барачак, иншә Аллах. Бу дөньядан киткәч тә, биргән гыйлемебез аркасында, безгә әҗер саваплар килеп торачак.
– Эш барышында кыенлыклар килеп чыкмыймы? Гомумән, ничек бара китап чыгару эше?
– Беренче китапны чыгару җиңел булмады. Мөхәррир дә, корректор да юк иде. Раил Фәйзрахманов белән икебез 3000 данәлек беренче китапны нәшер иттек. Җәлил хәзрәт күз генә төшерде, берничә хатасын да күрде. Беренче коймак төерле булса да, тиз арада сатылып бетте. Шулай итеп, мондый китапларга халыкта ихтыяҗ зур дигән нәтиҗә ясадык. Бүген, Аллаһка шөкер, эшебез камилләшә бара. Мөхәррирләребез дә, рәссамыбыз да бар. Китапларыбыз мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1–4 сыйныф укучылары өчен каралган.
Гөлнур Миннебаева