Арчада спорт сөючеләр бихисап. Бигрәк тә яшьләрнең төрле спорт бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулавы куандыра. “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең төрле юнәлештәге бәйгеләрдә катнашуын күзәтеп торабыз.
29-31 гыйнвар көннәрендә Кама Аланында тхэквандо буенча көч сынаштылар. Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган ярышларда 2001-2005 елгы спортчылар катнашты. Газинур Борһанов кул астында шөгыльләнүче “Арча” спорт мәктәбе спортчылары бер алтын һәм дүрт бронза медаль алып кайтты. Һәрвакыттагыча иң алдынгы урында – Арча егете Алмаз Закиров. Исегездә булса, яңа ел алдыннан сайтыбызда уздырылган тавыш бирүдә дә узып баручы елның иң яхшы спортчысы дип Алмаз табылган иде.
Бронза медаль алучылар – Ильяс Гыйльметдинов, Камилә Гарифҗанова, Инил Измайлов, Рөстәм Сафиев. “Җиңүләр алып кайткан спортчыларым белән горурланам. Алдагы елларда ярышларга Алмаз гына йөрсә, быел тагын берничә баланы алып бардым. Максатым – яшь спортчыларны әлеге ярышлар белән таныштыру иде. Тик, яшьләре көндәшләренә караганда кечерәк булса да, алар да алдынгы урыннарны алдылар. Ә Алмаз турында мин күп сөйли алам. Ул 5 сыйныфтан бирле тхэквандо белән шөгыльләнә. Хәзер инде икенче курс студенты булса да, сайлаган спорт төренә тугры калып, һәрдаим җиңүләр яулый”, – дип шатлыгын җиткерде Газинур Борһанов.
Районыбызда ел саен традицион рәвештә уздырылучы спорт турнирлары да булып тора. Мәрхүм булган якташларны искә алып, төрле спорт бәйгеләре оештыру матур гадәткә кереп китте. Шундый ярышларның берсе гыйнварның соңгы көнендә Яңа Кенәр авылында узды. 2006 елгы кызлар җыелма командалары арасында “Көчлеләр турниры” менә инде 13нче ел рәттән оештырыла. Турнир Яңа Кенәр урта мәктәбендә укыган талантлы спортчы Венер Шакирҗановның якты истәлегенә багышлана. Мәктәп спортзалында уздырылган волейбол ярышларында 7 команда катнашты. Кызу ярышларның нәтиҗәләре буенча, Яңа Кенәр кызлар командасы – беренче, Теләче районы командасы – икенче, Казанбаш мәктәбе командасы өченче урынны яулады.
Әлеге ярышларның иганәчесе һәм оештыручысы – Венерның бертуган абыйсы Надил Шакирҗанов. Авылдашлары, дуслары белән ул ел саен энесен матур итеп искә ала. “Быелгы очрашу да истә калырлык булып узып китте. Ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Һәр команда көчле, һәркайсы җиңүгә лаек. Бик матур уеннар булды”, – диде Надил әфәнде. “Арча” спорт мәктәбе тренеры Тәлгать Әхмәтов, хөкемдарлар Рәшит Сафин һәм Нияз Гатауллинның да бу ярышларга керткән өлеше зур. Турнирга килгән һәркем Яңа Кенәр мәктәбе ашханәсендә бушка җылы ризык белән тукланды. Изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!
Гөлнур Миннебаева