ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Якындагы сәгатьтә, көндез һәм кичен, 27 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

 

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 25 гыйнварда төнлә һәм 25 гыйнварда томан көтелә.

Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә:

Томан эчендә:

Әгәр дә сез ачык һавада томан калынганын сизсәгез, урманда яки суда подшипникны югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан белән йөргәндә, кирәксез полоса үзгәрүләреннән, узып китүдән һәм үтеп китүдән сакланырга кирәк. Томан ераклыкны яшерә - шуны истә тоту мөһим - гадәти араны арттырырга һәм тизлекне киметергә киңәш ителә.

Көтмәгәндә тормоздан сакланыгыз: туктарга кирәк булса, тизлекне шома киметегез. Сез тормоз педалын берничә тапкыр басарга тиеш, шуның белән сезнең артта йөргән машина йөртүчеләрен кисәтергә сигнал бирергә. Томан белән йөргәндә машина йөртүчеләр арыганнар, шуңа күрә сак булу начар нәрсә түгел.

Мөмкин булса ерак араларга сәяхәт итүдән сакланыгыз.

Начар күренү шартларында машина йөрткәндә, кирәксез полоса үзгәрүләреннән, узып китүдән һәм үтеп китүдән сакланырга кирәк.

Илшат Нуриев: “Нинди генә һөнәр сайласагыз да, иң мөһиме, ул үзегез яраткан эш булсын”

21 гыйнварда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев алдынгы һәм актив укучылар белән очрашты.

Төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр, бәйге-фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясаучылар, иҗат ягыннан сәләтле югары сыйныф укучылары район башлыгы белән танышып, казанышлары турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Районыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышып, Илшат Нуриевтан төпле киңәшләр алды алар.

27 гыйнвар – ерткыч сәясәт корбаннары булган Холокост корбаннарын һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне

1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә.

Бу көн 2005 елда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә.

Дөнья тарихында “Холокост” дип 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләрдән бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьлары”ның берсе була.

“Манзара“ спорт һәм музыка премиясе кысаларында үткән Татарстан беренчелеге ярышларында Арча көрәшчеләре дә чыгыш ясады.

Бәйгедә Арчадан 11 көрәшче катнашты. “Корстон“ залында үтте ул. Моңа кадәр “Манзара“ берничә тапкыр циркта, “Пирамида“да һәм “Ак барс“ көрәш сараенда узган иде.

Киләсе елда “Манзара” үзенең юбилеен – 10 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Яңа Иябаштан Венера апа Галәветдинова: «Сезнең газетада басылган исемлектәге Шаһинуров Фатих Шаһинур улы минем әнинең бертуган абыйсы була. Ул колхозның беренче тракторчысы»

Фатих сугышка киткәнче өйләнергә дә өлгермәгән була. Алар өч бертуган сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Ул нәселдән сугышка китүчеләр дистәләп.

Венера апаның сөйләр сүзләре күп иде. Без газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән Яңа Иябашка барырга, Фатих Шаһинуровның язмышы ачыкланган документны Венера апага тапшырырга, ул сөйләгәннәрне үзебез тыңлап кайтырга булдык.

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан китәчәк гуманитар колоннаны формалаштыруга район халкы – олысы, кечесе – актив кушылды

Шәһәребездә, авыл җирлекләрендә мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр никадәр күп икән.

Кемнең кем икәнен авырлык килгәндә аңлыйсың. Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәмгә бөтен ил кушылды. Райондашларыбызның активлыгына да сокланырлык. Оешмалар, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, аерым кешеләр, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга кадәр үз өлешләрен кертергә тырыша. Волонтерлар төп эшләре, гаиләләре булуга карамастан, гуманитар ярдәм оештыруга кереп китте. Уртак тырышлык белән ничәмә-ничә гуманитар йөк китте. Адреслы посылкалар, ашау әйберләре белән генә чикләнеп калмадылар, машина, мотоцикл-лар, тәгәрмәчле, күчмә мунчалар да шул якларга юл алды, солдат якташларыбызның сораулары да канәгатьләндерелде.

15-17 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең “Витязь“ спорткомплексында “Татарстан яшьләре“ газетасы призына  республика беренчелеге узды

Ярышларда  37 командадан 2007-2008 елгы 269 көрәшче бил алышты. Арча районыннан тренерлар Фәнис Зарипов, Фәнил Һидиятуллин, Марат Сәләхов, Рәис Галиевта тәрбияләнгән 9 көрәшче катнашты. Алар Арча исемен тагын бер кат данладылар. 37 команда арасында җиденче урынны алдылар.

Арча педагогика көллиятендә укучы Арча егете Булат Шакиров 110 кг үлчәү авырлыгында чемпион булды! Тренеры Фәнил Һидиятуллин. Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрахманов (60 кг) 3нче урынны алды.  Тренеры Марат  Сәлахов. Афәрин, егетләр!

«И-и, әни, мактасалар, һавага күтәреләм мин, дип әйтер иде, – диде Фирдәвес апа дулкынланып. – Газетада үзе турында язма чыккач, и сөенер инде...»

“Җидесе – Коръән ашыннан соң, туганнар өйдә вакытта килсәгез, уңайрак булыр иде”, - дигәч, юлга кузгалдык.

Сүзебез Лесхоз авылыннан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Илнур Мөхәммәтсафин турында. Илнур 1980 елның апрелендә туган. 44 яшьтә. Өйләнмәгән.

Әнисе Фирдәвес апа өзгәләнеп: “Контракт төзегәнен миңа әйтмәде, мине борчыйсы килмәгән, – диде. – Киттеләр... Юлда барганда шалтыратты: без унау, менә хәзер ашханәгә туктыйбыз дип. Узган елның 1 августында китте. Тырышып хезмәт итә, бик актив дигән хәбәр килде”.

“Батыр йөрәкле, курыкмый иде ул”, – дип сүзгә кушылды абыйсы Рифат.

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тынгы белмәс якташыбыз, районыбызның ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина юбилее алдыннан “Фидакарь хезмәте өчен“ медале белән бүләкләнде.

Сөбханалла, гел йөреп, нәрсәдер оештырып тора. Бер карыйсың – ул Чувашстанда ветераннар белән сәяхәттә, икенче карыйсың – Кукмарада итекләр ярминкәсендә, өченче карыйсың – Америкада... Юбилеең уңаеннан бер сөйләшеп утырыйк әле дип шалтыраткач, мин әле Төркиядә, Америкадагы кызым белән ялда, кайткач сөйлә-шербез, димәсенме?! Менә сиңа мә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International