31 гыйнвар кичендә, 1 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге гуманитар колоннаны ерак юлга озатып калдык
Арчада Ватанны саклаучылар елы әнә шулай зур, тирән мәгънәгә ия булган, патриотик рухтагы чара белән башланып китте.
Ул көнне шәһәрнең үзәк мәйданында тугыз машинадан торган колоннаны озату өчен бик күп кеше килде. Халыкның шулай дәррәү кубып, бердәм булып гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашуы, аннан хәерле юл теләп озатып калуы күңелләрне нечкәртерлек күренеш.
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар колонна китәсе билгеле булуга, районның бөтен халкы – олысы, кечесе, баласы-чагасы, бөтен оешмалар, учреждение, предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, кибетләр, шәхси эшмәкәрләр, мәдәният йортлары, китапханәләр, пенсионерлар һәм ветераннар оешмалары (аерым исемләп әйтү дөрес булмас, чөнки аларны санап бетереп кенә булмый, ә әйтелми калганнарының күңеленә тиюе бар) – барысы да көнне төнгә ялгап эшләде.
Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы арасында яңа өч яклы килешү төзелде
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов үзенең чыгышын РФ Президенты В. Путин сүзләре белән башлады: “Хезмәт кешесенә хөрмәт, социаль хезмәттәшлек, икътисади бердәмлек – Россия Конституциясенә язылган әһәмиятле кагыйдәләр. Бу кагыйдәләр һәр хезмәт коллективында үтәлергә тиеш. Ә моның өчен хөкүмәт, профсоюзлар, эш бирүчеләр чын партнерлар кебек бергә хезмәттәшлек итәргә тиеш”.
Шушы араларда Иске Чүриледән Рифкать Вәлишин белән күрешү насыйп булды. Безнең чакыру буенча редакциягә килде ул
Бервакыт әтисе Шәүкәт Вәлишин белән улы турында сөйләшеп киткән идек. “Безнең малай махсус хәрби операция барган зонада бит”, – дигән иде ул баласы өчен борчылу катыш горурлану белән.
Рифкатьне күрүгә соклануымны яшерә алмадым. Төз гәүдәле, ягымлы, ачык йөзле, итагатьле, аз сүзле, саф татар телендә сөйләшә, кирәклесен генә аңлаешлы һәм үтемле итеп әйтә... Тагын бик күп мактау сүзләре белән башларга булыр иде бу язманы.
29 гыйнварда Яңасалага хисап җыелышына киттек. Юлдашларыма бу яклар белән бәйле кайбер истәлекләрне сөйләп бардым
...Мин редакциядә 1973 елның гыйнварыннан эшли башладым. Колхозларда хисап-сайлау җыелышлары башланган вакыт. Миңа Яңасала һәм Каенсар авылларын берләштергән Вахитов исемендәге колхозга барасы.
Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мәгъсүм Габделхаков катнашасы. Ул минем авылдаш та әле. Аның машинасы белән юлга чыктык. Буранлы көн иде. Беренче көнне партком утырышы булды, колхоз рәисенең кем буласы күптән билгеләнеп куелса да, аны колхоз парткомы расларга (расламый кара!) тиеш. Мәгъсүм абый райком кандидатурасын тәкъдим итте, партком әгъзалары аны бердәм хуплады.
Ел саен уздырылып килүче традицион көрәш ярышы быел да районыбызның иң көчле көрәшчеләрен җыйды
25 гыйнварда “Арча” спорткомплексында район башлыгы призына көрәш ярышы узды.
Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов, көрәш буенча югары категорияле судья Рифкать Җәләев, күп еллар район көрәш федерациясен җитәкләгән Ренат Алиев һәм “Арча” спорт мәктәбе директоры Фәнил Һидиятуллин катнашты.
Анда 6 районның (Арча, Апас, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч) ветераннар командалары көч сынашты.
Үзеннән соң якты эз калдырып арабыздан бик иртә киткән Фәнил Канәфиевичны дуслары шулай ел да хоккей уйнап искә ала. Быел ул ундүртенче тапкыр үткәрелде. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Фәнил Гарәфиевны районда әле дә зур хөрмәт белән искә алуларын билгеләп үтте һәм уенчыларга уңышлар теләде. Турнирны оештыручы "Металл" заводлар төркеме җитәкчесе, әтисенең эшен дәвам итүче Фәнис Гарәфиев командаларга рәхмәт белдерде. «Бу турнир безнең гаилә өчен әтинең дуслары, хезмәттәшләре белән очраштыра торган кадерле, истәлекле вакыйга», – диде ул.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү – ата-аналарның хокукы һәм бурычы.
Балаларның хокукларын яклау дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше һәм алиментлар системасы балаларның милек хокукларын яклауны гарантияләүче механизм булып тора. Әмма бар кеше дә законның әлеге таләпләрен үтәми.
Кушымта реаль вакыт режимында халык тарафыннан күреп табылган пилотсыз очкычларны теркәп куярга һәм алар турында мәгълүматны ПВО системасының дежур үзәкләренә тапшырырга мөмкинлек бирә. Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә "Радар.НФ" кушымтасын шәхси мобиль җайланмага урнаштырырга һәм аны куллануга әзер булырга тәкъдим ителә.
30 гыйнварда урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан һәм бозлавык көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Бозлавык вакытында:
Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.