Зоя Вашарина үзенең гомерлек яры Федор белән сугыш кырында таныша. Шунда язылышалар да. Туган ягына ул Зоя Брунько булып кайта
Иң мөһиме – ут эчендә туган мәхәббәтләрен гомер буе саклап киләләр, ант иткәнчә, шатлыкта да, кайгы килгәндә дә, кулга-кул тотынып, гомер буе бергә атлыйлар.
Зоя һәм Федор Бруньколар икесе дә зенитчылар. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм “Мәскәүне сак-лаган өчен” медале ияләре. Икесе дә җиде ел яшь аермасы белән яз көне туган. Сугышка Зоя Әтнә районыннан, Федор Кыргызстаннан алынган. Мәскәү аларны очраштырган, таныштырган, кавыштырган. Ефрейторлар Зоя Вашарина белән Федор Брунько икесе дә Мәскәү округы составындагы һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Җавапны районда өч көн дәвамында узган бәйгедә 5–11 сыйныф укучылары бирде
Гыйнвар ахырында “Дус сыйныф серләре” бәйгесенең район этабы үтте.
Бәйге өч көн дәвамында Курса-Почмак, Яңа Кенәр мәктәпләрендә һәм Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда барды. Әти-әниләрнең, балаларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм эшчәнлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге шулай ук гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгытуны да күздә тота. Быел бәйгедә райондагы 33 мәктәп командасы катнашты. Һәр мәктәпне әти-әниләре белән бергә бер сыйныф тәкъдим итте.
Майор Артем Сулагаев 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә хезмәт итә
Әнисе Рәисә ханым белән бергәләп чыгарылыш кичәсе видеосын карыйбыз.
Улы Артем Сулагаев 2013 елда Санкт-Петербургтагы Михайлов хәрби артиллерия академиясен тәмамлагач, лейтенант иптәшләре белән хәрбиләрнең ап-ак бәйрәм күлмәкләреннән шау-гөр килеп күңел ачалар. Шаяралар, көләләр... Алардан да бәхетле кеше юк. Ул көннәрдән соң 12 ел вакыт узып киткән.
Сөнечтән, күкләргә сикереп, шаярган, көлгән ул бәхетле егетләр бүген кайда икән? Шунысы билгеле – Артем Сулагаев махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Миномет батареясы командиры. Бергә укыган иң якын иптәше, әйбәт егет Леша бүген юк инде... Алар икәү “Росгвардия” федераль хезмәтенә эләгә.
Үткән шимбә көнне иртән иртүк район таэквон-дочылары ике юнәлешкә Казанга һәм Алабугага чыгып киттеләр. Тренерлары Газинур һәм Руслан Борһановлар.
Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда таэквон-до буенча төбәкара турнир булды. Ярышта Казан, Яр Чаллы, Арча, Питрәч, Самара, Ульяновск һәм Тольяттидан 214 спортчы катнашты. Арчадан ярышка 24 спортчы барды һәм 21 медаль алып кайттылар. 7 алтын, 10 көмеш, 4 бронза медаль. Беренче урынны менә кемнәр алды: Эмиль Самиев, Ранель Гапделбәров, Ясминә Щеглова, Даниил Чугунов, Алена Иванова, Әсхәт Гарипов һәм Эмиль Абдуллин. Икенче урында – Әмир Закиров, Әмир Вәлиев, Зөфәр Гапдерахманов, Зәринә Шаһиәхмәтова, Зәлия Дәүләтшина, Зифа Игнатова, Сәрвиназ Баһаветдинова, Рәилә Хәйруллина, Ралина Әхмәдуллина, Даниил Герасимов. Өченче урында – Раниль Җәмилов, Самат Әхмәдуллин, Аяз Ибраһимов һәм Регина Сабирҗанова. Афәрин!
Санаулы вакыт бик тиз үтте. Раят күз ачып йомарга да өлгермәде, кыска вакытлы ялдан соң яңадан махсус хәрби операция зонасына китте
“Бик борчылып тормагыз. Бар да яхшы булыр. Җиңү яулап кайтачакбыз”, – ди ул апасы Айгөлнең күз яшьләре белән капланган моңсу йөзенә карап.
Орнашбаштан Раят Усманов белән очрашкан бар, әмма күзгә-күз карап сөйләшергә һич җай чыкмады. Ул хезмәттәше, Арча егете белән районнан махсус хәрби операция зонасына машина алып китте. Беренче очрашу шунда булды. Икенчесендә гуманитар йөк озаткан көнне күрдем. Район җитәкчесенә, халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде ул.
– 2 февральдә китә инде ул, – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева Раятның телефон номерын сорагач.
Сөенче – Арчаның 2011-2012 елгы егетләр командасы беренче урынны алды
Редакциягә бер төркем көрәшчеләр тренерлары Марат Сәләхов һәм Илүс Әскәров белән килеп керде. Казанның “Тулпар” спорткомплексында “Сабантуй” журналы призына балалар арасында Татарстан беренчелеге ярышлары узды.
Ярышларда республиканың 49 командасыннан 356 яшь көрәшче бил алышты. Сөенче – Арчаның 2011-2012 елгы егетләр командасы беренче урынны алды. Без аларны “Арча“ радиосына һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә кунакка чакырдык.
1-2 февраль көннәрендә “Арча-Арена” боз сараенда Арча район башлыгы Кубогына хоккей турнирының беренче этабы узды.
Ярышларда 8 команда катнашты: “Хәсәншәех”, “Тигры”, “Пөшәңгәр”, “Торнадо”, “Субаш Аты”, “Яңа Кенәр”, “Арча”, “Северный”. Уеннар түгәрәк системасы буенча узды.
“Яңа Кенәр” белән “Субаш Аты” уены аеруча киеренке барды. Өч период барышында командалар берәр алка белән алышындылар. Шулай итеп уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. 5 минут овертайм да исәпне үзгәртмәде. Җиңүчене бары тик буллит буенча гына билгеләргә туры килде.
4 февраль 4 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.
2025 елның 3 феврале 2 февральдә кичен, 3 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә
урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, томан
(Казаннан башка) көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Бозлавык вакытында:
Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
1 февраль кичендә, төнлә һәм 2 февраль иртәсендә, Татарстан Республикасының кайбер урыннарында томан көтелә. Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә:
Томан эчендә:
Әгәр дә сез ачык һавада томан калынганын сизсәгез, урманда яки суда подшипникларны югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан белән йөргәндә, кирәксез полоса үзгәрүләреннән, узып китүдән һәм үтеп китүдән сакланырга кирәк. Томан ераклыкны яшерә - шуны истә тоту мөһим - гадәти араны арттырырга һәм тизлекне киметергә киңәш ителә.
Көтмәгәндә тормоздан сакланыгыз: туктарга кирәк булса, тизлекне шома киметегез. Сез тормоз педалын берничә тапкыр басарга тиеш, шуның белән сезнең артта йөргән машина йөртүчеләрен кисәтергә сигнал бирергә. Томан белән йөртү машина йөртүчеләрнең арыганлыгын арттыра, шуңа күрә сак булу начар нәрсә түгел