Бердәм дәүләт имтиханнарын 3 июльдә тапшыра башладылар. Быел районда барысы 180 бала 11нче сыйныфны тәмамлады
Арчаның 2нче мәктәбе яныннан үткәндә кайберәүләр: “Бу халык ник җыелды икән?” – дип аптырый. 6 июньдә мәктәп яны аерата җанлы иде. Чөнки 11нче сыйныфны тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Монда барлык район мәктәпләреннән киләләр.
2020 елның 4 июлендә Арча муниципаль районында Альберт Хәким улы һәм Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллиннар гаиләсенә иҗтимагый бүләк, «Мәхәббәт һәм тугрылык " медале тапшырылды. Тантана онлайн режимында узган Сабантуй-2020не бәйрәм итү кысаларында узды.
Халкыбыз бәйрәме Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә, безне рухи асылыбызга һәм милли традицияләргә кайтара, буыннарның эзлекле элемтәсен тәэмин итә. Сабантуй авыл хезмәтен данлый һәм җирнең уянуын гәүдәләндерә, шуңа күрә бу бәйрәмдә без фидакарь хезмәте белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.
3 июльдә Авыл көненең чираттагысы үтте, бу юлы авыл җирлекләре башлыклары Иске Кырлай муниципаль берәмлегендә булдылар. Семинар барышында җитәкчеләр Д.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә тәҗрибә участогын карадылар һәм ягу сезонына әзерлек белән таныштылар, яңартылган китапханәгә керделәр. Әлеге бина 2019 елда җирлек акчасына һәм “Казанка” ширкәте җитэкчесе Айдар Сабировның ярдәме белән төзекләндерелде.
Дәүләт үз эшен булдыручыларга ярдәм итәм дип тора, быел да шәхси хуҗалыкларга узган елгы кадәр субсидия биреләчәк
Моның өчен мөмкинлекләр күп, авыл хуҗалыгы буенча гына да күпме программалар гамәлдә.
– Нинди дә булса эш ачып җибәрергә хыялым күптән бар иде инде, – ди Урта Бирәзә авылында яшәүче Илфир Шакиров. – Мине кооперативлар төзү турындагы программа аеруча кызыксындырды.
Ниһаять, ул көн дә узып китте. Апрельдә үк кичектерелгән тавыш бирү көне 1 июльдә төгәлләнде
Илебездә Россия Федерациясенең Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү көне 25 июньдә башланып, 1 июльгә кадәр барды. 25 июньдә без шәһәрнең берничә участогында булдык.
Соңгы елларда кешеләрнең начар авырулардан күпләп кырылу сәбәбе дә шул агуларны чамасыз һәм тәртипсез кулланудан түгелме?
Иске Кишет авылы тирәләрендә Сос-новский балтырганы биләмәләрен барлап йөргәндә бер гаҗәп хәлгә игътибар иттем: тирә-якта шау чәчәк, әмма безелдәп чәчәктән чәчәккә кунучы бал кортлары юк!
– Иске Кишеттә калмады да диярлек инде алар, – диде авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов. – Узган ел агулап бетерделәр аларны.
Бер эшмәкәр умартачы аеруча зур зыян күргән иде, аның умарталыгында өелеп үлгән кортлар әле дә күз алдында тора. Әмма зыян күрүчеләрнең берсе дә артыннан йөрмәгән, гаеплеләр җәзасыз калган.
Нәрсә ул бәхет? Менә шушы ул бәхет: тигезлек белән гомер итү, игелекле балалар үстерү һәм олыгайган көндә балалар куанычы белән яшәү
Аларның язмышын сәүдә бәйләгән. Югары Аты авылы егете Әгъзам Шиһабетдиновның райпода эшләгән вакыты. Бервакыт ул кибеттә эшләгән Ленира исемле яшь кызны күреп ала.
Тылдагы тормышны чагылдырган китап битләрендә Арча районы да лаеклы урынын алган.
Арчага Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Дәүләт архивы тарафыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен өчен! 1941-1945” (“Татарстан: все для фронта, все для Победы!1941-1945”) дип исемләнгән китаплар кайтып җитте. Алар Арчаның 6нчы мәктәбендә тантаналы рәвештә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, Арча үзәк китапханәсенә тапшырылды.
Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар
Янгыннар турында язып утырганда Түбән Атыдан кызыклы бер хәбәр килеп иреште. Фотосын да салганнар. Киттек шунда!