2020 елның 4 июлендә Арча муниципаль районында Альберт Хәким улы һәм Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллиннар гаиләсенә иҗтимагый бүләк, «Мәхәббәт һәм тугрылык " медале тапшырылды. Тантана онлайн режимында узган Сабантуй-2020 не бәйрәм итү кысаларында узды. Район башлыгы И.Г. Нуриев юбилярларга медаль, котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырып, аларга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын бәхетле гаилә тормышы теләде.
Бу көнне 2019 елгы Сабантуй көнендә туган Сираҗиев Илназ Илдус улы да район башлыгы кулыннан истәлекле бүләк алды. Ул бәйрәмгә әти-әнисе Илдус-Зәлилә, олы абыйсы Ильяс белән килгән иде.
.jpg)