30 сентябрьдә Арчада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Башта ул Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан килгән җитәкчеләр белән зона утырышы үткәрде, “Халык контроле”нә килгән гаризаларның үтәлешен барлап чыкты, бу юнәлештә алга китеш барлыгын билгеләп үтте.
Күбебез телевидениене кабель аша яки спутник антенналары ярдәмендә карый. Ә шул ук вакытта телевидениене гади антенналар белән бушка караучылар да бар. Аналогтагы телевидение дип йөртәләр аны. Россия регионнарында, шул исәптән Татарстанда да, аналогтагы федераль каналлар бетәчәк һәм аның урынына цифрлы эфир телевидениесе килә. Сүзебез шул турыда бара.
Аны Арча Укучылар сарае, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бүлекчә белән берлектә Арча ДОСААФ оешмасы оештырды. Биш команда – Лаештан “Лидер”, Түбән Камадан “Рафаэль” картинг-клублары, Балтач районы ДОСААФ оешмасы һәм мәктәптән тыш эш үзәге, шулай ук Арчадан ДОСААФ оешмасы һәм Укучылар сарае – килгән иде. Барлыгы 35 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен бүген үк molpred-116.ruсайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак.
Октябрьнең беренче көне Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкән яшьтәге әти-әниләребезне, туганнарыбызны, якыннарыбызны котлыйбыз, аларның хезмәтенә, кешелеклелегенә, түземлек, сабырлыгына сокланабыз һәм рәхмәт әйтәбез.
26 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев җир эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиевкә, “Казанка” хуҗалыгыннан Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Әхмәт абый Лаеш районының Татар Янтыгы авылында туган. Гаиләдә өч бала, ул иң олысы. Әнисе гомере буе колхозда эшләгән. Әтисе терлекче булган, тик сугыштан әйләнеп кайтмаган. Ленинград блокадасында һәлак булган. Сугыш башланганда әле бишенче сыйныфны гына тәмамларга өлгергән Әхмәткә өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килгән. Окоп та казыган, урман да кискән – барын да күрергә өлгергән.