ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәяхмәтов та Сания апаны тәбрикләп, матур теләкләрен әйтте һәм бүләк бирде. Котлаучылар арасында халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова да бар иде.

Үз эшен чын күңелдән бирелеп башкаручы, намус белән эшләүче урам себерүче түгел микән ул, дигән уй да башка килде. Шулай да кызыксынып төшеп киттек. Дания апа әйтүенә караганда, 1970 елда салынган олы юл кырыендагы ике катлы йорт бу. Ныклап төзекләндерелгәннән соң ямьләнеп киткән. Ишегалды да, чыннан да, беренче карашка ук сокланырлык. Үләннәр тип-тигез итеп чабылган, ясалма үлән җәйгәннәр диярсең. Бер чүп әсәре юк. Кулыңда булган чүпне ташларга да оят анда.

Бию көе башланды. Бар да матур итеп биегән бер ир-атны күзәтте. Кем булыр ул? Биеп туйгач, янына бардым. “ДОСААФта инструктор булып эшлим. Мөндештән Тәлгать булам”, – дип таныштырды ул үзе белән. Арчада “Милләтләр кроссы”н үткәннән соң  пьедесталга да күтәрелде ул.  50 яшьтән зурраклар арасында 2нче урынны алды. Сәбәбен төпчендек. “Көн дә хатыным белән җәяү йөрергә чыгам”, – диде.

Йөгерүнең, йөрүнең тәмен татыганнар аны гел татыйсы килеп тора, диләр. Шушы кросста беренче булып финишка килгән Адел Мөҗипов: “Көн дә 10 километр юл үтәм, – дип сөйли. – Хәрәкәттә уйларың белән үзең генә калу шундый рәхәт бит ул”. Арчада булып узган “Милләтләр кроссы”нда катнашучылар “Арча” спорт комплексыннан 5нче гимназиягә кадәр араны йөгереп үтте. Хикмәт озынлыкта түгел – катнашуда!

Ә кросска килүчеләрнең күңелләре шат: башта күмәк биюләр белән күңелле тамаша оештырылды. Көне дә матур килде. Ә иң мөһиме, кросста катнашу, билгеле бер араны йөгереп үтү күпләргә җиңү белән бер булды һәм ул кайберәүләргә хәрәкәт, спорт дөньясына старт алу да иде.

Кросста катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев (үзе дә спорт киеменнән) сәламләде һәм уңышлар теләде.

Старт алдыннан физик тәрбия укытучысы Бари Бакировтан: “Финишка кем беренче килер, дип уйлыйсыз?” – дип кызыксындык. “Мөҗипов яки безнекеләр”, – дип җавап бирде ул. Педагогның фаразы дөрес булды. Адел Мөҗипов артыннан Арча педагогика көллияте студентлары килде. 16 яшьлекләр арасында 2нче урынны алган Арчаның 2нче мәктәбе чаңгычысы Илназ Дияров пьедесталга менеп бас-кач: “Сөбханалла, Илназ тагын да үсеп киткән!” – дип сокландылар. Яшьтәшләре Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Әүхәдиевта һәм Арчаның 1нче мәктәбеннән Алинә Гәрәевада иң яхшы күрсәткечләр иде.

16 яшьтән узган кызлар арасында өч урынны да Арча педагогика көллияте кызлары алды. Алар: Адилә Галәветдинова, Алсу Нуретдинова, Альбина Сабитова. Ашытбаштан Булат Шәйхетдинов, Илназ Йөзмөхәммәтов та финишка җитез йөгереп килделәр.

30 яшьтән узганнар арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Җамалиева, 5нче гимназиядән Гүзәл Абдуллина, 1нче бакча тәрбиячесе Алисә Хафизова, ЗУЭСтан Виталий Таһиров, Иске Кырлай мәктәбе директоры Хәйсәр Гыйләҗиев, ДОСААФтан Айдар Нотфуллин кроссны яхшы йөгереп үттеләр.

50 яшьтән югарылар арасында 1нче урынны алган ветеран педагог Руфинә Гәрәева бик сөенгән иде.

– 51 яшьлекләр белән 60тан узганнар бер түгел бит инде, – диде ул дулкынланып. – Ә барыбер дә мин аларны узганмын...

Күңел, йөрәк белән картаймаска, гел хәрәкәттә булырга кирәк шул, Руфинә ханым кебек. Ул күпләргә үрнәк.

Яңа Кенәр балалар бакчасында эшләүче Рәмзия Гайфуллина, Божа бакчасы мөдире Әлфия Фәттиева да пьедесталга күтәрелделәр... Сез Курса-Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәновның йөгерүен күрсәгез иде. Аның җитезлеге! “Махсус йөгереп йөрмим, – ди ул. – Безнең нәсел шундый: тик тормый торган. Әнигә ошаганмын...” 50дән узган ир-атлар арасында иң яхшы күрсәткеч анда булды. Алар ДОСААФтан Тәлгать Зиннәтуллин, Иске Кырлай мәктәбеннән Айрат Ситдыйков белән пьедесталга бергә күтәрелде.

...Башы матур башланган кроссның ахыры әнә шулай котлаулар, кайнар коймак, хуш исле чәй белән тәмамланды. Тагын йөгерәбезме? Йөгерәбез! Күпләрнең җавабы әнә шундый иде.

Румия Надршина

20 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов баш зоотехниклар, ветеринария табиблары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә терлекчелектә сигез айлык эшкә һәм август аена йомгак ясалды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалык буенча анализ ясады.

– Су сибеп үстергән үсемлекләрнең егермедән, яңгыр суы белән үскәннәрнең уннан бер өлеше фәкыйрьләр хакы, аны гошер сәдакасы итеп бирү тиеш, – ди Арча районы һәм Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Велосипед узышы үзәк мәчет яныннан башланып китте. Беренче чиратта анда Арча районы һәм Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин вәгазь укыды.

– Ислам – мәрхәмәтлек дине. Экстремизм белән ислам арасында бернинди уртаклык юк. Экстремизм ислам динендә чагылыш тапмый, – диде ул үзенең чыгышында.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  туңга  сөрүне  тәүлек  буе   режимында  оештырырга  икрәк.  Бу  хакта шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров сөйләде.  

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык     30 центнер  тәшкил  итә.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.    

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенгче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы РӘисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты.  

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International