Арчада Җиңү көне уңаеннан районара ачык шахмат турниры үткәрелде
Анда Арча, Кукмара, Балтач, Биектау районнарыннан, Казаннан 45 кеше катнашты.
– Минем өчен дә, башкалар өчен дә бу иң зур бәйрәм. Җиңү бәйрәме, яшәү бәйрәме, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов. – Әтием сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән. Аңа ул чакта нибары егерме яшь булган. Берлинга барып җиткән. Аннан Япониягә каршы сугышка җибәргәннәр. Җиде елдан соң гына исән-сау өйгә кайткан.
Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева Оренбург өлкәсенә барып, җыелган гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар. Аларны бик җылы каршы алганнар.
– Безгә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Казанда бер таксист: “Сезгә дөнья кадәр акча түлиләрдер инде”, – диде. Безнең үз хисабыбызга ял алып, бушка йөрүебезгә ышандыра алмадык. Үзләре бер барып кайтсалар, андый сүзләр әйтмәсләр иде.
14 майда Арча районында “Аҗаган” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.
Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан 10 команда үзара көч сынашты. Ярышларга җыелган 100 катнашучы белем-күнекмәләрен, җитезлекләрен, патриотлык хисләрен күрсәтеп, хәрби сынаулар аша уздылар.
Гыйнвар аенда гына да районда исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан ун кеше тоткарланды
Арча җәмәгать суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм җәза билгеләде.
31 майда Татарстан Республикасы территориясендә :
төнлә томан;
- төнлә һәм көндез 15-20 м/с кыска вакытлы җил, көчәйгән яшенле яңгыр (һәм Казанда).
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
29 май көнне 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская тарафыннан мәгариф мәсьәләләренә багышланган «Хатын-кызга игътибар» телефон кайнар линиясе оештырылачак
Майның беренче яртысында хәйран гына салкыннар булып алды. Мондый һава торышын элек-электән мул уңышка юраганнар
Салкын һавада корткыч бөҗәкләр дә котырып үрчи алмый, туфрактагы дым да күбрәк саклана. Дым дигәннән, явым-төшем күләме буенча Арча районы әлегә республикада беренче урында. Булганына шөкер итеп, җәйге айларда да яңгырлар безне ташлап китмәсен инде, дип теләргә генә кала.
9 май көнне илебез халкы, 1945 елның язында Ватанга Җиңү алып килгән батырларыбызга рәхмәт йөзеннән ел да зур бәйрәмгә җыела
Арча районында быел да Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган төрле чаралар берничә көн алдан башланды. Тематик бәйгеләр, акцияләр, ветераннарны хөрмәтләү, авылларда истәлекле бәйрәмнәр – барысы да Бөек Җиңүгә багышланган иде.
Арча шәһәрендә тагын бер яңа йортны тапшыру тантаналы төстә үтте
Кулга фатир ачкычы алу хуҗалары өчен иң зур шатлыкларның берсе.
Булачак хуҗалар, аларның гаиләләре, якыннары, туганнары күпкә алдан килеп көтеп тора иде инде. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре Данис Гайфуллин һәм Расих Галимҗанов матур җырлары белән тантанага ямь өстәде.
Арча районыннан Бөек Ватан сугышына 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайта алмый
Меңләгән якташыбыз әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри, аларның каберләре дә билгесез. Күпме аналар, тол хатыннар ирләренең, улларының язмышларын белә алмыйча бу дөньядан мәңгелеккә китеп барды.