ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казандагы “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Арчадан Роза Мөхетдинованың “Аклык” авторлык концерты узды

Татар хор фестивале кысаларында үткәрелгән әлеге концертта якташыбыз иҗат иткән җырлар, романслар яңгырады.

22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акция үтте.

Ул балалар юл-транспорт имгәнүен булдырмау максатында оештырыла.

Район Иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды

Совет әгьзалары Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты,  клубында, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык),  клубта, Кәчедә мәчеттә, мәктәптә, балалар бакчасында  булдылар. 

Әңгәмәдәшебез – район башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.

– Махсус хәрби операция барган шартларда дошман көчләр безнең гражданнарны диверсия-террорлык һәм экстремистик эшчәнлеккә тарту максатында идеологик эшкәртү һәм яллау буенча агрессив эшчәнлек җәелдерделәр, – диде ул. – Яллаучылар социаль челтәрләрдәге аккаунтларны, постларны, аңлатмаларны игътибар белән өйрәнәләр һәм яраклы кандидат тапкач аның белән элемтәгә керәләр.

Бабам Хәмзин Зиннәтулла Иске Кырлай авылыннан. Авыл бае булган, диләр. Үзе исән чагында барысы турында да сөйләттереп каласы гына булган да...

Тик хәзер соң инде, терсәкне тешләп булмый. Ул вафат булганда мин тугызынчы сыйныфта укый идем. Белгәннәр, туганнар сөйләве буенча, заманында аны “ат барышнигы” булган, диләр. Бүгенге көн сүзенә әверелдергәндә эшмәкәр, алыпсатар инде. Атлар алып кайтып, суеп сата торган булган.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Мәктәпне тәмамлаучылар сайланган уку йортына керү өчен документларны республиканың теләсә кайсы почта бүлекчәсеннән җибәрә ала. Россия Почтасы башка шәһәрләрнең югары уку йортларына документларны куркынычсыз җиткерү мөмкинлеге бирә торган берничә вариант тәкъдим итә.


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

26 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Ел башыннан  Татарстанда яшәүче 2 307 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән. Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

80 яшь тулган өлкән яшьтәге пенсионерлар картлык буенча хезмәт пенсиясенә югары  фиксацияләнгән  түләү ала. Татарстан Республикасында әлеге категориягә караган пенсионерлар барлыгы 90 156.

 2024 елның 25 июнендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International