Хәлең ничек, авыл?

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Район Иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды

Совет әгьзалары Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты,  клубында, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык),  клубта, Кәчедә мәчеттә, мәктәптә, балалар бакчасында  булдылар. 

Аларның эше белән якыннан таныштылар. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын карадылар. Кәче авыл җирлеге (җитәкчесе Руслан Гәрәев) эшчәнлегенә бәя бирделәр. Әлеге җирлектә “Яңарыш“ агрофирмасы бар. Җитәкчесе Илгизәр Садыйков. Урыннардагы тормышны үз күзең белән күрү, кешеләре белән аралашу, уңай яклар, проблемалар турында сөйләшү – күчмә утырышта иң мөһиме менә шушылар иде.

Кәче авыл җирлегендә барысы 1120 кеше яши. 482 хуҗалык бар. 2023 елда 4 пар язылышкан. Аерылышучылар булмаган. 7 бала туган. 15 кеше бакыйлыкка күчкән. 237 пенсионер яши. 

Иң беренче Чулпан авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пунктына тукталдык. 2023 елның декабрендә “Сәламәтлек“ илкүләм проекты  кысаларында ачылган пункт бу. Анда безне яшь белгеч фельдшер Алсу Зиннәтуллина каршы алды. “Чулпан һәм Якты Көн авылларына барысы 283 кешегә хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде яшь белгеч. – Хатын-кызларны аерым көннәрне район хастаханәсеннән акушер килеп карый“. Алсу үз машинасында Арчадан килеп эшли. Проблемалар юк, ди.

Урамга чыктык. Ә анда гармуннар белән шау-гөр килеп Сабантуена бүләк җыялар. Сабантуйлар, милли йолаларыбыз саклана...

Янәшәдә генә агачтан эшләнгән Чулпан клубы. Клуб мөдире Шәүкәт Вәлишин гармунда уйнап, ансамбль җырлап каршы алдылар һәм озатып калдылар.  Бина эчендә эшләнгәннәр белән таныштыра-таныштыра Шәүкәт Вәлишин: “Русча да, татарча да чараларны оештырып торабыз. Балалар клубка килергә ярата. Штатта булмаса да, хатыным бик булыша”, – дип сөйләде. Агачтан эшләнгән бина ялт иткән. Агачның хуш исе... “2022 елда Кәче авыл җирлеге 1,5 млн.сум грант отты, – дип сөйләде Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев. – Акча икегә бүленеп, Чулпан белән Якты Көн клуб-лары төзекләндерелде”. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, Шәүкәт Вәлишинның 27 майда юбилее булды – 60 яшь тулды. Котлыйбыз! Исән-сау эшләргә язсын!

Якты Көндә 30лап йорт бар. Якты Көн клубында безне мөдир Лилия Мөхәммәтгалиева үзешчәннәре белән каршы алды. Бакчасында яшеллек. Кошлар сайрый. Шушы хозурлыкка соклана-соклана клубка кердек. 1947 елда төзелгән иске клуб түгел инде бу хәзер. “2002 ел иде. Якты Көндәге бер якка авышкан мәктәпне күрдем дә, хәвеф-хәтәр була күрмәсен тагы дип, район башлыгына кайтып әйттем. Шуннан яңа мәктәп төзелде”, – дип искә алды район Иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. Хәзер бу бинада клуб. Балалар Иске Чүриле мәктәбендә укый. “Үзебезнең “Уракчы кыз” фольклор төркемебез белән Бөтенроссия фестивальләрендә катнаштык. Ике тапкыр Ульяновскига бардык, – дип сөйләде клуб мөдире Лилия Мөхәммәтгалиева. – Арчада узган чараларда катнашып барабыз. Хәзер сезнең алда фольклор төркемебезнең иң актив үзешчәне Суфия апа Сабирҗанова чыгыш ясаячак”. Суфия апа үзенең язган шигырьләрен укыды. Бик яратып тыңладык. “30 ел авыл кибетендә эшләп пенсиягә чыктым, – дип сөйләде Суфия апа. – Элек ягылмый торган салкын кибет иде әле ул. Ирем вафат инде. Ике кызым Казанда. Улым армиядән кайткач, 1987 елда мотоцикл белән бәрелеп һәлак булды... Шуннан соң күңелгә шигырь юллары килә башлады. Хәзер үзем генә. Балалар, оныклар кайтып тора. Кышын чаңгыда, җәен скандинав таяклары белән йөрим. Күңел күтәренкелеген матур авылыбыздан, балалардан, хәрәкәттән, клубтан алам”. Якташыбыз, Симетбаштан Мөнирә Сафина язган “Ике болыт” спектакленнән бер өзек карадык. Лилия Мөхәммәтгалиева белән Айгөл Зыятдинова бик килештереп уйнадылар. Өлкәнәйгән көндә әти-әни, балалар проблемасы күтәрелде. Күзгә яшьләр килде... Афәрин!

Якты Көндәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Радик Бариев: “Без дәүләт биргән субсидияләр, грантлар ярдәме белән оештык. Грант акчалары булмаса, болай итеп кошчылык фермалары төзеп булмый иде, – дип сөйләде. – Үзебез белән 7 кеше эшлибез. Эшне ышанычлы клиентлар белән көйләдек. Акчага көйләнгән замана бит. Шуңа күрә йомыркадан яңа чыккан чебиләрне ышанычлы клиентлардан гына алып кайтабыз. Катнаш азыкны да чебине үстерә торган яхшы сыйфатлысын алабыз. Тик торган юк, бүреләр кебек, безне аяклар туйдыра...”. Хатыны Рәзимә дә шушында. Кошчылык торагында эшләүче Руслан Галимовны, рәхмәт яусын, исән-сау булсын, дип бик мактады. Русланның үзе белән дә сөйләшеп алдык. Ямаширмә егете эшеннән, хезмәт хакыннан канәгать. Ялтырап торган асфальт юлдан атлыйбыз. Юллы иткән, грант биргән өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бик рәхмәтле алар.

“Ай-яй, мәчетнең эче бигрәк матур!” – дип сокланып карадык 1991 елда эшли башлаган Кәче мәчетен. Имам-хатыйп Харис Гарипов: “2016 елдан мин шушында, – дип сөйләде. – Шуннан бирле әкренләп мәчетне төзекләндереп торабыз. Бездә алай ярдәм итәрдәй эре эшмәкәрләр юк. Фәкать сәдакага җыелган акчага яшибез. Эчке ягын, идәннәрен алмаштырып, менә шушы хәлгә җиткердек. Безнең авылда 69 яшьлек Фәрит Хәлилов  үзе килеп, мәчетнең каршысына  брусчатка җәеп, матур рәшәткәләр куеп эшләде. Фәриткә рәхмәт. Рәхмәт сәдака акчасы белән ярдәм итеп торган авылдашларга, кунакларга”.

Кәче мәктәбе (директоры Гүзәл Әхмәтова) үзенең балалар чыгышлары белән шаккатырмый калмый. Монда балалар бар яктан да оста. Укудан тыш, спектакль, шашка, шахмат, волейбол уйныйлар, көрәшәләр, җиңәләр, җырлыйлар, бииләр... Һәм тагын “К” хәрефенә хикәя язалар! Физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин башта үзенең иҗаты белән таныштырды һәм шулай ук “К” хәрефенә башланган сүзләрдән хикәяләр язган укучы Илгизә Шиһабиевага сүз бирде.

Кәче мәктәбендә “Үсеш ноктасы” мәгариф программалары кысаларында заманча итеп эшләнгән фән бүлмәләрендә дә булдык.

Кәче бакчасында (мөдире Нурисә Хөснетдинова) балалар үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган, һәм без моны балалар чыгышыннан да күрдек.

Ахырдан күчмә утырышның йомгаклау өлеше булды. Дәүләт программаларында активрак катнашырга, халык дәүләт ярдәмен, хуҗалык итүнең төрле формаларын белеп торырга, алардан файдаланырга кирәклеге  әйтелде.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International