Казандагы “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Арчадан Роза Мөхетдинованың “Аклык” авторлык концерты узды
Татар хор фестивале кысаларында үткәрелгән әлеге концертта якташыбыз иҗат иткән җырлар, романслар яңгырады.
Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова Роза ханымны Арчаның саф алтыны, дип атый. “Аклык” кичәсе минем өчен чис-
та һавага тиң булды”, – дип яза ул. Концертта якташыбыз иҗат иткән хор музыкасы, романслар яңгырады. Бу Роза Мөхетдинова әсәрләренең беренче тапкыр гына зур сәхнәдән яңгыравы түгел.
– 200дән артык әсәрем бар. Төрле жанрда. Шуларның бөтенесен бер флешкага тупладык та, концерт вакытында бүләк иттек. Үзем сәламәтлегем какшап китү сәбәпле, концертта катнаша алмадым. Биреп җибәрдем. Тыңласыннар, башкарсыннар. Иң мөһим, җитди, үзем яраткан әсәрләр – өч кантата, бер оратория (хор, оркестр, солистлар һәм нәфис сүз өчен), фортепиано өчен әсәрләр, татарча һәм русча эстрада җырларым, романслар, балалар өчен җырлар, сеңлем Лилиянең кызы Олеся Феоктистованың рус һәм инглиз телендә, әнием Наҗия Саттарованың татар телендә иҗат иткән шигырьләренә көйләр (бер музыкаль әкият тә бар) керде анда. Әллә ничә китап чыгарырлык. Барысы дә әзер, цифрлы вариантта ноталары белән, – диде Роза ханым. – Өч кантата – “Тамырлар”, “Иске Казан” (Җәүдәт Сөләйманов сүзләре), “Идел Йорт” (Мөхәммәт Мирза сүзләре), оратория “Болгар җиле” (Җәүдәт Сөләйман сүзләре) – тарихи-фәлсәфи теманы үз эченә алды. Монда Болгар ханлыгы, шаманнар заманы, ничек ислам керде, Иске Казан территориясенә күченү чоры һәм башкалар. Тарихны сөйләп тормыйм. “Бу синең иҗатыңның иң югары ноктасы”, – диде миңа танылган дирижер Рөстәм Абязов “Болгар җиле”н тыңлаганнан соң. Ә “Идел йорт” кантатасы Мөхәммәт Мирза китабын бүләк иткәннән һәм аны укып чыкканнан соң туды. Шул исемдә бер шигыре бар аның. Ике ай эчендә язылды ул. Танылган композитор Алмаз Монасыйпов бу хакта белгәч: “Ике айда мондый әсәрләр тудыргач, син безне артта калдырдың. Мин мондый байлык булса, үземне иң бәхетле кеше итеп санар идем”, – диде. Консерватория укытучысы Шамил Шәрифуллин да иң югары фикердә булды. Мин һәвәскәр композиторлар курсларын тәмамлап, консерваториядә композиция факультетында ике ел стажировка үттем. Әлфия Заппарованың “Хыял”, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Миләүшә Таминдарова хорлары белән эшләдем.
Роза ханымның ничек музыка яза башлавы белән кызыксындык.
– 33 яшьтә мине машина бәрде. Йөртүчесе юл һәлакәте булган урыннан качты. Янымда ничә еллар дәвамында әни булды. Шуның тырышлыгы белән мин аякка бастым да. Бераз йөри башлагач, баскыч төбенә чыгып утырта иде. Аңа кадәр мин ике ел селкенә дә алмыйча аркада гына яттым. Шунда башымда көйләр туа башлады. Беренче булып “Сагыш” җырын яздым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. Аннан Олеся, әни язган шигырьләргә көйләр иҗат иттем. Еллар үткәч йөрергә өйрәндем. Әнинең танышы Җәүдәт Сөләйман безне “Сәләт” лагерена Биләргә чакырды. Акрынлап кына ял итә-итә “Хуҗалар” тавына күтәрелдек. Хәл җитәр микән, дип курыккан идем, соңгы метрлары калгач, энергия килде, йөгереп мендем. Елый-елый догалар укыдым. Төшеп килгәндә Җәүдәт Сөләйман очрады. Күз яшьләремне күрде дә: “Язабыз икән әле”, – диде. Шул вакыттан мин яңадан тудым. Аның халык язмышы турындагы поэмаларын укыдым. “Бу минеке”, – дидем. Язмый кала алмадым, җаным таләп итте. Әнә шулай җырлар туа башлады. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев Рөстәм Абязовка күрсәтеп карарга тәкъдим итте. Эзләп табып янына бардык. “Әйдәгез, тыңлап карыйк”, – диде шунда ук кире борырга теләмичә. Болгар афәте турында бер әсәрне, “Иске зират”ны уйнадым. Ахырына кадәр тыңлап та бетермәде: “Алам һәм үзем эшлим”, – диде. Бу сүзләрдән соң күккә күтәрелгән кебек булдым. Шуннан соң һәр яңа кисәкне аңа күрсәттем, киңәшләрен тыңладым. Кантата әнә шулай туды һәм зур уңышка иреште. “Тукай бүләге бирерлек әсәр”, – диделәр белгечләр.
Концертның исеме “Аклык” дип атала. Ни өчен? Аның да үз тарихы бар. Роза Мөхетдиновага төрле дәрәҗәле проектларда катнашырга тәкъдим ясыйлар. Әнисе авыру сәбәпле риза булмый. Шунда әнисе: “Кызым, каршы килмә, иҗат сине коткарачак”, – диде. Һәм Аллаһы Тәгалә һаман мөмкинлек бирмәс, дип Әлфия Заппаровага ризалыгын белдерә.
– “Аклык” соңгы вакытта язган әнинең иң яраткан романсы иде. Нәкъ менә шуның өчен концертның исемен дә әнинең яраткан романсы исеме белән атыйсым килде. Соңгы көннәрендә әнинең шуны тыңлыйсы килде. Шунда бер күзеннән яшьләр агып төште, – диде Роза ханым. – Күңеле чиста, рухи яктан дөрес кеше иде ул. Концертны мин әнигә, әтигә һәм сеңлем Лилиягә багышладым. Әнинең 30 майда туган көне иде. Беренче майда вафат булган көне. Концерт та май аена туры килде. Иң якын бу кешеләремнең урыннары оҗмахта булсын.
Гөлсинә Зәкиева