1 апрельдән Татарстанлыларның социаль пенсияләре артачак.

Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү  пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде.

Россия Президентының 2021 елда яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр  8,6%ка индексацияләнә.

Татарстанда  апрель индексациясе социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 80 мең артык пенсионерга кагылачак.

Хәрбихезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксызга илә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.

Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнис ебилгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә.

“Инвалидлык буенча социаль пенсия алучы эшләүче пенсионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. Рәсмиэшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерны индексациядән ген әтүгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүмитә, чөнки пенсионерның эшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды  идарәчесе Эдуард Вафин.

docx
Скачать текст
DOCX, 80.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International