Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай УК балаларны шәхси укытучылар да укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен анна капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, анакапиталын физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин. Беренчесе – килешү төзегән кешенең шәхси эшмәкәр статусы булу. Мондый очракта үз мәшгульлек сыйфатында теркәлү генә җитми. Шуңа күрә капитал акчасын һөнәр һәм керемгә салым түләүче яки гомумән беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә түләүгә тотарга ярамый.
Икенче шарт – эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булу. Ул баланы шәхси мәктәптә укыту яки балалар бакчасында тәрбияләүгә генә түгел, бала укытучы белән индивидуаль шөгыльләнгәняисә бала карауга няня яллаган очракларга да кагыла.
"Якынлашып килүче яңа уку елы алдыннан ана капиталы белән эш итү мөмкинлекләрен киңәйтү урынлы. Балалар бакчалары, секцияләр һәм индивидуаль эшкуарлар оештырган дәресләр өчен ана капиталы беләнтүләү - ана капиталы мөмкинлекләрен сизелерлек арттыру ул”, - диде Россия Пенсия фондының Татарстан РеспубликасыбуенчаБүлекчәсеидарәчесе Эдуард Вафин.
Эшмәкәрләрнең хезмәт күрсәтүләре өчен анна капиталын файдалану укыган өчен стандарт буенча түләү тәртибеннән берни белән дәаерылмый диярлек. Ата-аналарга Пенсия фондына бары ике документ тапшырырга кирәк. Хезмәт күрсәткән өчен шәхси эшмәкәр белән бәяне күрсәтеп төзелгән килешү һәм капитал акчасын шулмаксатка файдалануны сорап язылган гариза. Документлар Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм ана капиталы буенча хезмәтләр күрсәтә торган күпфункциялеүзәкләрдә кабул ителә.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды сайты аша да җибәрергә мөмкин. Әмма сертификат хуҗасына шуннан соң Пенсия фондына килешүнең оригиналын тапшырырга кирәк булачак, чөнки, мәктәпләр һәм уку йортларыннан аермалы буларак, шәхси эшмәкәр белән Пенсия фонды арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү юк. Шуңа күрә фонд хезмәткәрләренә килешү төзүченең эшмәкәр буларак теркәлгәнен һәм мәгариф эшчәлегенә лицензиясе булу-булмавын ведомствоара хезмәттәшлек буенча тикшерергә кирәк булачак.
"Шәхси балалар бакчасы, няня хезмәтләре яки мәктәпкәчә программалар буенча укытуга капитал акчасы белән түләү килешүен ата-аналар капитал алган бала туганнан соң ук төзеп куя алалар. Төп һәм өстәмә белем бирү программалары буенча килешү балага өч яшь тулгач кына төзелә. Һәр ике очракта да акчаны гаиләдәге теләсә кайсы балага кулланырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталын балаларны укытуга юнәлдерү аны торак шартларын яхшыртуга файдаланудан соң икенче урында тора. Барлык вакыт эчендә Татарстанда 36 мең гаилә ана капиталын мәгариф өчен түләүгә җибәрде.