Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә.
Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган:
-салым ташламалары;
-ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар;
-хезмәт мәшгульлеген гарантияләүнең өстәмә ташламалары.
Әлеге ташламалардан Пенсия яше алды статусын белешмә нигезендә раслаган гражданнар гына файдаланап ала.
Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау – иң уңайлы һәм җайлы ысул.
Монын өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы исәп язмасы логины һәм пароль ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, “Пенсияләр” бүлегендә “Гражданнарның пенсия яше алды категориясенә караганлыгы турында белешмә соратырга” дигән бүлекчәсен билгеләргә, аннан соң мәгълүмат җибәрелергә тиешле органны сайларга кирәк. Ул Россия Федраль салым хезмәте, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә Россия Федерациясен дәүләт власте органы яисә эш бирүче булырга мөмкин. Әзер белешмәне электрон поча буенча алып, саклап, чыгартып алып, шулай ук “Мөрәҗәгатьләр тарихы”на кереп карап була.
Белешмәләрне шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.
Шуны исегездән чыгармагыз, Пенсия фонды пенсия алды статусын раслый гына. Ә ташлама алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органнарына, мәшгульлек үзәгенә, салым хезмәтенә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.