.jpg)
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды белгечләре ел башыннан Бүлекчәнең ВКонтакте рәсми аккаунтында 13 меңнәнартык консультация биргәннәр һәм Telegram-каналда меңгә якын мәкалә урнаштырганнар.
Социаль яклау министрлыгыннан күчкән хезмәтләр- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларг аайлык пособие билгеләү һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы сораулар “Татарстан Республикасыбуенча Россия Федерациясе Пенсия фонды” бергәлегенә язылучылар арасында иң популяр мәсьәләләр булып кала: (9 меңнәнартык консультация). Пенсия фонды компетенциясенәкерүче башка мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталы һәм пенсия белән тәэмин итү буенча социаль челтәрләрдә 4 мең консультация бирелгән.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Фонд тематикасы буенча мәгълүматны Telegram-каналдан да алырга мөмкин булуын искә төшерә: быел анда шулай ук фондның https://t.me/pensionfond рәсми каналы булдырылды.
Региональ яңалыклар https://t.me/PFRTATARbot каналында урнаштырыла, сорауларны PFRTATARbot телеграм-ботка бирергә була.
"Telegram-каналга язылып, гражданнар иң актуаль яңалыклар турында беренче булып белә, мөһим сорауларга оператив җаваплар, пенсия һәм социаль законнарга аңлатма, шулай ук иң дөрес мәгълүматны ала алачак. Бу исә аларны тикшерелмәгән, ә чит тематик аккаунтларда урнаштырылган, еш кына дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат алудан сакларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.