2 нче июнь көнне Утар Аты авыл җирлегендә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Мөхәммәтова катнашында Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы узды. Анда 2023 елгы икеайлык кысаларында уздырылган чараларга йомгак ясалды. Утырыш эшендә җирлек башлыклары, район административ комиссиясенең җаваплы секретаре И.Р. Нотфуллин, энергетика һәм элемтә секторы мөдире А.Р. Шәйхетдинов, Арча район Советы аппаратының оештыру-гомуми бүлеге башлыгы Г.А. Гапдерахманова катнашты. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы А.Г. Мөхәммәтгалиева хезмәттәшләре белән территорияләрне чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү, санитар-экологик торышны яхшырту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
10 нчы июнь көнендә Утар Аты һәм Орнашбаш авылларында Сабантуй бәйрәмнәре узды. Бәйрәм татар халык уеннары, дәртле җырлар белән үрелеп барды.Авыл халкы һәм кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Утар – Аты авыл җирлегенең Иске Җөлби авылында яшәүче, улын махсус хәрби операциягә озаткан ана – Исмагилова Фирая Кәримулла кызына җирлек тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Орнашбаш авылы ир – егетләре көче белән киселгән утын төшерелде.
Җиңү көне алдыннан Кушлавыч авылы һәйкәленә ремонт ясалды. Стенасы профнастил белән тышланды һәм исемлекләр алышынды.
6 – 7 июнь көннәрендә җирлегебез авылларында милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыйдык. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар һәммәсе үзләреннән өлеш кертергә тырышты: бүләкләрне мулдан бирделәр.
9 нчы июнь көнне Югары Аты авылында “Авыл көне” булып узды. Бәйрәм мулланың догасы белән башланып китте. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
23 нче май көнне Утар Аты авыл җирлеге мәктәпләрендә укучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны бәйрәм белән килгән кунаклар, укытучылар, әти – әниләр котлады. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Кләчәктә куйган максатларыгызга ирешеп, тормышта үз урыннарыгызны табарга язсын сезгә! Хәерле юллар, кадерле укучылар!
2 нче июнь көнне Утар Аты авыл җирлегендә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Мөхәммәтова катнашында Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы узды. Анда 2023 елгы икеайлык кысаларында уздырылган чараларга йомгак ясалды. Утырыш эшендә җирлек башлыклары, район административ комиссиясенең җаваплы секретаре И.Р. Нотфуллин, энергетика һәм элемтә секторы мөдире А.Р. Шәйхетдинов, Арча район Советы аппаратының оештыру-гомуми бүлеге башлыгы Г.А. Гапдерахманова катнашты. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы А.Г. Мөхәммәтгалиева хезмәттәшләре белән территорияләрне чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү, санитар-экологик торышны яхшырту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
10 нчы июнь көнендә Утар Аты һәм Орнашбаш авылларында Сабантуй бәйрәмнәре узды. Бәйрәм татар халык уеннары, дәртле җырлар белән үрелеп барды.Авыл халкы һәм кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
10нчы май көнне Утар – Аты мәдәният йортында Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан егетләребез белән очрашу кичәсе узды. Очрашу бик җылы узды. Рәхмәт сезгә, барчагызга! Без сезнең белән горурланабыз! Исән сау әйләнеп кайтыгыз!
Утар – Аты авыл җирлегенең Иске Җөлби авылында яшәүче, улын махсус хәрби операциягә озаткан ана – Исмагилова Фирая Кәримулла кызына җирлек тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Орнашбаш авылы ир – егетләре көче белән киселгән утын төшерелде.
Җиңү көне алдыннан Кушлавыч авылы һәйкәленә ремонт ясалды. Стенасы профнастил белән тышланды һәм исемлекләр алышынды.
9 нчы июнь көнне Югары Аты авылында “Авыл көне” булып узды. Бәйрәм мулланың догасы белән башланып китте. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
6 – 7 июнь көннәрендә җирлегебез авылларында милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыйдык. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар һәммәсе үзләреннән өлеш кертергә тырышты: бүләкләрне мулдан бирделәр.
9 Май бәйрәме алдыннан Утар – Аты авыл җирлегенең Кушлавыч һәм утар – Аты авылларында һәйкәлләр ремонтланды. Һәйкәлләрне карап, саклап тору безнең изге бурыч.
4 май көнне район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге Арча муниципаль районы делегациясе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бәйрәм М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында узды.
Әлеге бәйрәмгә Утар – Аты авыл җирлегеннән тыл ветераны Рахматуллина Суфия Юныс кызы да чакырылды.
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, Арча районыннан хатын – кызлар делегациясе, Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин театрында ял итеп кайтты. Әлеге чарада Субаш – Аты авылыннан сугыш чоры баласы – Хасанова Наилә Минтимер кызы да катнашты.
Утар – Аты авыл җирлеге 9 Май көнне Арча районында узган парадта катнашты. Бәйрәм чарасына сугыш чоры балалары һәм махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетләребез дә чакырылды.
7 – 8 нче май көннәрендә, Утар – Аты авыл җирлеге территориясендә, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә, Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган митинглар булып узды.
Арча районы ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина белән берлектә, Утар - Аты авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре җирлектә яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булдык. Хөрмәтле өлкәннәребезне Җиңү көне белән котладык, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләген тапшырдык һәм котлавын җиткердек. Барлык тыл хезмәтчәннәре дә бүгенге тормыштан бик канәгать , шөкер итеп яшиләр. Киләчәктә дә дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булып, хәерле гомерләр теләп калабыз.
22 апрель көнне Кушлавыч авылы зиратында өмә булып узды. Зират эче һәм тирә – яны чүп – чардан чистартылды. Өмәдә мәктәп укучылары, бюджет оешмасы хезмәткәрләре һәм авыл халкы актив катнашты.
21 нче апрель көнне җирлегебездә урнашкан мәчетләрдә Ураза Гаетләре булып узды. Гаеттә вәгазьләр тыңланды һәм Гает намазы укылды. Әлеге чарада барысы 350 дән артык кеше катнашты.
27 нче апрель көнне Утар - Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева А.Г. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль политика буенча оештырылган ачык ишекләр көнендә катнашты.
26 нчы апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 137 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу барлык татар җиһанын туган телен, гадәт-йолаларын, тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел. Чыннан да татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!
Шул уңайдан, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган авылында мөхтәрәм кунаклар кабул иттек. Мәктәп укучылары күңелле чыгышлары белән сөендерсә, районнан килгән мәдәният хезмәткәрләре музей ишек алдында бай эчтәлекле әдәби композиция күрсәтте. Әтисе Мөхәммәтгариф каберенә зиярат кылганнан соң, чара шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды.
Май бәйрәмнәре авыл халкының көтеп алган көннәредер. Елдагыча, 1, 2нче май көннәрендә җирлегебез халкы авыл зиратларында өмә оештыра. Ауган, корыган агач ботакларыннан чистартыла, корыган агачлар киселә. Бу елда да авыл халкы актив катнашты, һәркем үзеннән өлеш кертеп калырга тырышты.
15 нче апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913нче елда бу көнне татар әагыйренең йөрәге тибүдән туктый. Гомеренең соңгы көннәрендә дә, үлем түшәгендә ятканда да, шагыйрь каләмен кулдан төшерми, иҗат итәргә үзендә көч таба. Габдулла Тукай 2нче апрельдә, (яңача 15нче апрель) кичке 8 сәгать 15 минутта 27яше тулмыйча да Клячкин шифаханәсендә вафат була. Бөек шагыйребезне искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салдык.
Санитар ике айлык дәвам итә. Бюджет хезмәткәрләре белән берлектә юл кырыйлары чүп чардан арындырылды. Җирлегебезне чиста тоту – безнең изге бурыч. Һәркемне чисталыкны сакларга чакырып калабыз.
Югары Аты авылында, авыл халкы көче белән, ураза тотучы авылдашлары өчен ифтар үткәрелде. Ифтарда авыл халкы бик теләп катнашты. Мәчеттә намазлар укылды, Коръән сүрәләре тыңланды. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә олы рәхмәт җиткерәбез.
Утар Аты авылы зиратында бик зур эш башланды. Зиратны әйләндереп алу, коймасын яңарту максатыннан, 2022нче елгы үзарасалым акчасына материал кайтарылса, 2023 нче елда бу эш дәвам итә. Авыл имамы Мустафин Фәнис Камил улы тарафыннан агач коймалар заманча штакетникка алыштырыла.
10 нчы, 11нче апрель көннәрендә Арча районы җитәкчелеге тарафыннан бик зурлап район ифтары үткәрелде. Әлеге мәҗлестә Утар Аты авыл җирлеге территориясендә яшәп, халык өчен хезмәт куйган имам һәм абыстайлар да катнашты.
Изге Рамазан аенда мәхәллә мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре даими үткәрелеп тора. Шуларның берсе Орнашбаш авылында үтте. Изге эштә катнашкан һәркемгә олы рәхмәт җиткерәбез. Киләчәктә эшләре уң булып, изге эшләре дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
2023 елның 1 апреленнән Утар Аты авыл җирлегендә торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар-экологик торышын яхшырту буенча икеайлык башланды.12 апрельдә Кошлауч авылы бюджет хезмәткәрләре өмәгә чыкты. Мулла чишмәсе территориясен корыган курадан, чүп чардан чистарттылар.
13нче апрель көнне Кушлавыч халкы көче белән мәхәллә мәчетендә ураза тотучы авылдашларга мул итеп өстәл әзерләнде, ифтар үткәрелде. Ифтар вакытында Илнур хәзрәт ураза тоту турында үтемле, эчтәлекле вәгазь һәм коръән сүрәләре укыды.
12 апрель көнне Кушлавыч авылы халкы мәхәллә мәчетенә өмәгә җыелды. Ирләр территорияне җыештырса, хатын – кызлар мәчет эчен юып, сөртеп алдылар. Авыл халкының һәрберсе әлеге изге эштә актив катнашырга, үзеннән өлеш кертергә тырышты.
Иске Җөлби авылы халкы, күмәк көч белән, балалар мәйданчыгы территориясен җыештырып алдылар. Аннары мәйданчыкның коймасын буяп куйдылар. Авыл уртасында чиста, матур мәйданчык авылыбызга ямь биреп тора.
8 нче апрель көнне Арча шәһәрендә оештырылган ярминкәдә җирлегебез актив катнашып кайтты. Халыкка хуҗалыкларда җитештерелгән товар, хәйрия чәе тәкъдим ителде.
Утар Аты авыл җирлегенә караган китапханә хезмәткәрләре, район күләмендә оештырылган “Милли мәдәният – саекмас чишмә” иҗади бәйгесендә катнаштылар. Китапханәчеләр, бәйгенең шартлары буенча, аерым бер язучының әсәрләренә күзәтү ясап, милли йолалар, гореф – гадәтләрне барлап, китап укучыларга тәкъдим иттеләр.
Татарстанда санитар ике айлык – экомарафон башланып китте. Җирлегебездә урнашкан учреждение территорияләре тәртипкә китерелде, чүп чардан арындырылды. Чисталыкны саклау – һәркемнең изге бурычы.
"Утар - Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе "укучылары," Җиңү волонтерлары " хәрәкәтендә катнашып, Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәл тирәләрен чистарттылар.
6 мартта Мәскәүдә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясендә «муниципаль диалог»федераль проекты кысаларында җирле үзидарә органнары җитәкчеләре – РФ субъектлары хатын-кызлары белән очрашу узды. Әлеге очрашуда Татарстан делегациясе составында Арча муниципаль районы Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинуровна да катнашты. Делегатлар авыл җирлекләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хаты, чәчәк букетлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан җирлектә яшәүче хөрмәтле тыл ветераннарын бәйрәм белән котладык. Өлкәннәребезгә Район башлыгы открыткасы һәм күчтәнәчләр өләшенде.
Районда махсус операциядәге ир – егетләребезгә ярдәм җыю даими рәвештә оештырылып тора. Ай саен исемле посылкалар җибәрелә. Җирлегебез халкы да әлеге изге эштә бик теләп катнаша. Чираттагы ярдәм җыюда белем бирү йортлары һәм балалар бакчалары коллективлары, әти – әниләр актив катнашты. Һәр катнашкан кешегә олы рәхмәт җиткерәбез. Ир – егетләребезнең исән сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
7 март көнне Утар Аты мәдәният йортында, җирлегебездән махсус операциядә катнашучы ир – егетләребезнең якыннарын чакырып кунак иттек. Чара Фәнис хәзрәт тарафыннан Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Хатын – кызларыбыз мул табын артында матур җырлар тыңлап кунак булдылар. Ахырдан һәрберсенә чәчәк букетлары, күчтәнәч тутырылган пакетлар өләштек, һәм истәлеккә фотога төштек.
7 март көнне Утар Аты авыл җирлеге мәдәният йортларында хөрмәтле гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котладылар. Һәр авылда эчтәлекле концерт күрсәтелде.
24 нче февраль көнне Орнашбаш авылында елдагыча, 3 урам арасында хоккей турниры булып узды. Командалар матур уен күрсәттеләр. Шулай ук җанатарлар өчен дә төрле ярышлар оештырылды. Ахырдан авыл халкы һәм килгән кунаклар тәмле пылау белән сыйландылар. Шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен Орнашбаш яшьләренә олы рәхмәт белдерәбез.
Кушлавыч гомуми белем бирү мәктәбендә, Арча муниципаль район Советы депутаты Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы катнашында, парламент дәресе узды. Укучыларга парламент эшчәнлеге, җирлек депутатлары , аларның халык белән элемтәсе турында мәгълүмат бирелде.
Утар Аты авыл җирлегенең Орнашбаш мәхәллә мәчетенә капиталь ремонт эшләнде. Барлык чыгымнарын авыл халкы һәм Орнашбаш яшьләре күтәрде. Эшләгән изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын һәм мәхәллә мәчете халыкка озак еллар дәвамында хезмәт күрсәтсә иде дигән теләктә калабыз.
23нче февраль көнне Утар Аты авыл җирлегенең Орнашбаш авылы мәчетендә Казан шәһәре Шамил мәчете имам – хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин тарафыннан вәгазь кичәсе оештырылды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар бик күп дини белем алдылар, файдалы киңәшләр ишеттеләр.
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Утар Аты авыл җирлеге мәдәният йортларында ир – егетләребез өчен төрле чаралар оештырылды. Спорт ярышлары да үткәрделәр, күңелле концерт та карадылар, ахырдан тәмле пылау белән дә сыйландылар.
21 нче февраль көнне Арча сәнгать мәктәбендә “Тарихта без эзлебез”дип исемләнгән конкурс үтте. Әлеге конкурста Утар Аты авыл җирлегеннән Орнашбаш авылында гомер итүче Гараевлар гаиләсе катнашты. Эчтәлекле чыгышлары, куйган хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт белдерәбез.
Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан, Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә, шушы мәктәпне тәмамлап, хәзерге вакытта хәрби операция барган зонада хезмәт иткән авылдашларына багышлаган стенд әзерләделәр.
Кадерле авылдашларыбыз! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез!
Утар Аты гомуми белем бирү мәктәбендә, Арча муниципаль район Советы депутаты Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы катнашында, парламент дәресе узды. Укучыларга парламент эшчәнлеге, җирлек депутатлары , аларның халык белән элемтәсе турында мәгълүмат бирелде.
17 февраль көнне Утар- Аты төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларының "Рәхмәт сиңа, Әлифбам" дип исемләнгән беренче китаплары бн хушлашу бәйрәмнәре узды. Балалар күңелле фәнни биремнәр үтәделәр һәм "Чукмар бн Тукмар" әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килгән иде.
2023 нче ел Татарстанда – Милли – мәдәни һәм гореф – гадәтләр елы булып игълан ителде. Шул уңайдан район күләмендә уздырылган “Милли хәзинә” дип исемләнгән конкурста Утар Аты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре дә катнашты.
Һәр елдагыча, Яңа еллар Утар Аты авыл җирлегендә хоккей ярышлары белән башланып китә. 4нче январь көнне дә Субаш Аты авылында 4 команда арасында хоккей турниры булып узды. Командалар матур уеннар күрсәтте, хоккей сөюче халык рәхәтләнеп ял итте.
27 нче январь көнне Утар Аты мәктәбенең башлангыч класс укучылары авыл җирлегенә экскурсиягә чыктылар. Авыл җирлеге эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, солдатларга рәсемнәр ясадылар. Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы узды.
26нчы январь көнне Утар Аты авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта районнан Арча районы башкарма комитетының 1нче урынбасары Галимуллин Илшат Ахатович, Арча районы прокуроры урынбасары Хабибуллин Радик Мударисович та катнашты. Җыелыш бик эшлекле формада үтте. Ахырдан җирлегебез үзешчәннәре халыкка концерт күрсәтте
30нчы декабрь көнне мәдәният йортларында авыл халкы өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бәйрәм һәр авылда эчтәлекле һәм мавыктыргыч узды.
Утар Аты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча шәһәре стадионында күңелле тамаша куеп, халыкны ял иттереп кайтты.
Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен дә күңелле Яңа ел тамашасы әзерләгән. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, һөнәрләрен күрсәтте.
Утар Аты авыл җирлегендә урнашкан мәктәп коллективлары күңелле Яңа ел тамашасы тәкъдим иттеләр. Укучылар үз һөнәрләрен күрсәтте, Кыш бабай, Кар кызы, үз чиратында, бүләкләр өләште.
Утар Аты авыл җирлегендә ялгыз яшәүче карт карчыкларга ярдәм итү даими оештырылып тора. Әлеге изге эштә мәктәп укучылары да читтә калмый.
Утар Аты авыл җирлеге халкы, мәдәният хезмәткәрләре, Мәктәп коллективлары " Ярдәм янәшә" акциясенә кушылды. Фронтка ярдәм итү максатыннан маска челтәрләре үрде. Барчабызда да бер теләк: "Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын!"
Декабрь ае - сәламәтлеге ягыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар декадасы белән башланып китә. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хәлләрен белеп, инвестор Шарипов Алмаз Айдар улы биргән күчтәнәчләрне өләшеп чыктылар.
3 нче декабрь көнне Утар Аты авыл җирлеге Кушлавыч гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм Тукай ширкәте белән берлектә Казан шәһәрендә үткәрелгән ярминкәдә катнашты. Шәһәр халкын кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады
Утар Аты авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары газиз әниләрне бәйрәм белән котлады.
Үзара салым акчасына Орнашбаш авыл зираты койма белән әйләндереп алынды.
Районда алдынгылар слеты булып узды. Алдынгылар арасында җирлегебез ир егетләре булу зур куаныч. Хөрмәтле кыр батырлары! Сез - безнең горурлык!
Дөньядагы вәзгыяттән һәркем хәбәрдар. Фронт кырында булган якташларга җирлегебез халкы кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әлеге изге эштә һәркем теләп катнашты, үзеннән өлеш кертте.
Татарстан Республикасының баш казые-Җәлил хәзрәт Фазлыев Орнашбаш авылы мәдәният йортында үзенең хикмәтле вәгазьләрен сөйләде. Шулай ук, Җәлил хәзрәт Әмир хәзрәт белән берлектә, Орнашбаш авылы имам-хатыйбы-Мөнир хәзрәт Касыймовка, озак еллар хезмәте өчен, мөфтиятнең 30 еллык медален тапшырдылар.
Утар Аты авылында гомер кичерүче 88 яшьлек Сөләйманова Клара Якуп кызы "Благотворитель года" конкурсында катнашып җиңү яулады. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов исеменнән диплом белән бүләкләнде.
ФОТО
Утар Аты авыл җирлегенең Утар Аты авылында яшәп иҗат итүче Камалова Алсу Наил кызының иҗади җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Үзе иҗат иткән спектальдән өзек күрсәтелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Утар Аты мәдәният йортында күңел ачу чарасы булып узды. Чарада Субаш Аты авылыннан Саетгараева гаиләсе катнашты.
21 сентября - Международный День Мира. "Сказка-аппликация", первая часть конкурса детских рисунков ко Дню Мира, для детей младшего школьного возраста Шушмабашской СОШ.
Утар-Аты авыл җирлегендә борщевик үләненә каршы көрәш бара.
Утар Аты авылында, үзара салым программасы ярдәме белән, чираттагы җәяүлеләр күпере кулланылышка тапшырылды.
Утар Аты мәдәният йортында чыгарылыш класс укучылары өчен җыелыш булып узды. Җыелышны Арча районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Абдуллин Л.И. алып барды
27 август көнне Арчада мәктәпләр ярминкәсе һәм чәчәк күргәзмәләре гөрләде. Утар-Аты авыл җирлегеннән Кушлавыч һәм Утар Аты гомуми белем бирү мәктәпләре дә актив катнашты.
2022нче елгы үзара салым программасы буенча Субаш Аты авылы зиратына чүп контейнеры ясалды һәм буяп куелды.
3 сентябрьдә илнең һәр почмагында һәм аннан читтә ел саен уздырыла торган «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе узды. Әлеге чарада Утар Аты авыл җирлеге мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты.
Утар Аты гомуми белем бирү мәктәбе бакчасында кишер, чөгендер уңышы бик мулдан.
2022 елның 1 сентябрендә Утар Аты авыл җирлегенең барлык мәктәпләрендә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чыңлады. Уку елы башлану белән Арча муниципаль районы кунаклары һәм җирлек башлыгы Мөхәммәтгалиева Альбина Газинур кызы котладылар.
29 август көнне “Казан Экспо”халыкара күргәзмә үзәге мәйданында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында уздырыла торган Республикакүләм бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Утар Аты авыл җирлеге дә яңа автомобильгә ия булды.
Утар Аты авылы яшьләре катнашында “Кабатланмас яшьлек” дип исемләнгән җырлы – биюле кичә булып узды. Яшьләребез онытыла барган халык уеннарын уйнап, күңел ачтылар.
Утар Аты авыл җирлегенә кергән Субаш Аты һәм Югары Аты авылларында юллар төзекләндерү эшләре башкарылды.
11 нче август көнне Наласа урта мәктәбендә “Помоги первокласснику” акциясе буенча Бердәм Россия партиясе 1 нче класска керүче укучыларга портфельләр тапшырды.
21 нче август көнне Иске Җөлби авылында зур вакыйга булды: күп балалы Шерматовлар гаиләсенә яңа салынган йорт тапшыру максатыннан авыл халкына хәйрия бәйрәме – Сабантуй оештырылды. Төзүче кампанияләр халыкны һәм балаларны күңелле уеннар, мул табын белән сөендерде.
Арча муниципаль районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале булып узды. Үзенең моңлы тавышы белән, Утар Аты авыл җирлегеннән, Сибгатуллина Гөлнара да тамашачы мәхәббәтен яулады.
18 нче август көнне Арчадан килгән комиссия җирлектәге мәдәният йортларының кышкы сезонга әзерлекләре белән таныштылар. Җирлектә барысы 4 мәдәният йорты һәм китапханә комиссияне зур әзерлек белән каршы алды. Мәдәният хезмәткәрләре эшенә җитәкчелек тарафыннан югары бәя бирелде.
12 нче август көнне Утар – Аты һәм Урта Аты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча шәһәренең Казансу паркында райондашларыбызга милли уеннардан, дәртле җырлардан торган бәйрәм тамашасы оештырдылар.
Кушлавыч мәктәп бакчасында быел кобачкиларның уңышы бик бай. Укытучылар белән укучыларыбызның тырыш хезмәте бу.
Субаш – Аты авылында федераль программа ярдәме белән кибет төзелеп килә. Бүгенге көндә ачылу алдында тора.
Югары Аты авылында балаларга кичке уен оештырылды. Бәйрәм барышында Коръән сүрәләре укылды, уеннар оештырылды. Ахырдан балалар һәм килгән кунаклар тәмле пылау белән сыйландылар
Орнашбаш авылы үзенең бай тарихы, дини халкы белән күрше - тирә авыллардан аерылып тора. Әлеге эшләрне башлап йөрүче - мәхәлләнең олы хөрмәткә ия мулласы Касыймов Мөнир Рәшит улы. Ул үзенең 34 ел гомерен туган авылына хезмәт итүгә, мәхәлләдә муллалык хезмәтен алып баруга багышлаган. Бәяләп бетергесез хезмәтенә рәхмәт йөзеннән Мөнир хәзрәткә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды
3 август көнне Орнашбаш авылында халык җыены узды. Җыенда үзара салым эшләре барышы белән таныштырылды. Янгын куркынычсызлыгы, антитеррор һәм суда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре искәртелде. Шулай ук киләсе 4 еллыкка мәхәлләгә имам сайлау мәсьәләсе дә каралды. Халык бертавыштан Ахметзянов Данис Харис улын муллалыкка тәкъдим итте.
Утар - Аты авыл мәдәния йортында " Милли ашлар - табын күрке " дип исемләнгән мастер класс үткәрелде.Авылның аш - су әзерләүче уңган хуҗабикәләре татар халкының милли ризыгы-татлы чәк - чәк пешерү серләренә өйрәттеләр.
Кушлавыч авылында мәчетне төзекләндерү эшләре бара.
Утар Аты мәдәният йортында Ирек Зарипов концерты булып узды. Җәйге эштән алҗыган халык рәхәтләнеп ял итте, рухи азык, дәрт, көч туплап өйләрнә таралыштылар
30-31 июль көннәрендә авылыбызда республикакүләм "Тукай юлы" туристлык проекты буенча велосәяхәтчеләр булды. Клуб, музей, мәктәп, Тукай һәйкәле, "Мулла чишмәсе"ндә булдылар, Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә зыярат кылдылар.Клубыбызда җирле кул эшләре осталарының иҗат җимешләре белән таныштылыр. Аннан соң кунаклар милли татар биюе үзенчәлекләрен өйрәнделәр .
Бик матур, җылы эчтәлекле очрашудан соң кунакларыбыз Арча шәһәренә, кайту юлына кузгалдылар.
Кушлавыч авыл клубында "Мин тормышка гашыйк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Килгән кунаклар (Арчаның "Каурый каләмгә" йөрүче иҗат әһелләре) тамашачы белән гыйбрәтле язмышлары, хәтирәләре белән уртаклашты. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды.
2022 елның 12 нче июле көнне Утар Аты авыл җирлегендә чираттагы утырыш булып узды. Утырышта янгын куркынычсызлыгын үтәү, балаларның, авыл халкының сулыкларда үзләрен дөрес тотуларына аерым басым ясалды. Бюджет хезмәткәрләрен борчыган сорауларга җаваплар табарга тырыштык.
2022 елның 10 нчы июле көнне, Утар-Аты мәхәлләсе, авыл җирлеге һәм мәдәният йорты белән берлектә, "Ислам динендә Корбан бәйрәме" - дип исемләнгән зур чара узды. Бәйрәмдә Арча мөхтәсибәтеннән кунаклар, авыл халкы катнашты.
Гаилә көне уңаеннан Субаш Аты авылында гомер кичерүче Исмәгыйлевлар гаиләсе районда үткәрелгән чарада катнашып кайттылар. Фердинант абый белән Сөембикә апа 50 ел иңне иңгә куеп гомер итәләр.
11нче июль көнне Орнашбаш авылында Корбан бәйрәме булып узды. Авыл халкын һәм кайткан кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладык.
Бүгенге көндә авыл халкы мөгезле эре терлек өчен зык әзерләү белән мәшгуль. Утар Аты авыл җирлеге халкы да, аяз көннәрнең кадерен белеп, кышка запас әзерли.
Утар Аты авыл җирлегенә кергән Югары Аты авылында үзара салымга агач кисү эше оештырылды.
10нчы июль көнне, Утар-Аты мәхәлләсе, авыл җирлеге һәм мәдәният йорты белән берлектә, "Ислам динендә Корбан бәйрәме" - дип исемләнгән зур чара узды. Бәйрәмдә Арча мөхтәсибәтеннән кунаклар, авыл халкы катнашты.
11нче июль көнне Орнашбаш авылында Корбан бәйрәме булып узды. Авыл халкын һәм кайткан кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладык.
Бүгенге көндә авыл халкы мөгезле эре терлек өчен зык әзерләү белән мәшгуль. Утар Аты авыл җирлеге халкы да, аяз көннәрнең кадерен белеп, кышка запас әзерли.
Гаилә көне уңаеннан Субаш Аты авылында гомер кичерүче Исмәгыйлевлар гаиләсе районда үткәрелгән чарада катнашып кайттылар. Фердинант абый белән Сөембикә апа 50 ел иңне иңгә куеп гомер итәләр. Киләчәктә дә сәламәтлектә, тигезлектә яшәүләрен телибез.
12нче июль көнне Утар Аты авыл җирлегендә чираттагы утырыш булып узды. Утырышта янгын куркынычсызлыгын үтәү, балаларның, авыл халкының сулыкларда үзләрен дөрес тотуларына аерым басым ясалды. Бюджет хезмәткәрләрен борчыган сорауларга җаваплар табарга тырыштык.
Соңгы яңарту: 2023 елның 8 августы, 09:00