"Экояз-2026" инициативасы кысаларында Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 2 класс укучылары калдыкларны аерым җыю акциясендә катнаштылар. Без барысын да бер чиләккә ташламадык, ә файдалы чүп-чарны сортларга аердык. Менә без нәрсә җыйдык: 1. Макулатура (кәгазь). Без иске газета-журналларны, катыргы тартмаларны, дәфтәрләрне аерым тартмага салдык. Бу күп агачларны кисүдән коткарыр! 2. Пластик. Махсус пакетка без су һәм лимонадтан бушаган пластик шешәләр, шулай ук капкачлар җыйдык. Алардан яңа әйберләр: ручкалар, линейкалар һ. б. ясыйлар. 3. Пыяла. Пыяла банкаларны һәм шешәләрне без ватмадык, ә пөхтә итеп тартмага салдык. Пыяланы бик күп тапкырлар эретеп була. 4. Металл. Консервадан бушаган калай банкаларны һәм газировка алюминий банкаларын без юдык һәм аерым салдык. Нәтиҗә : без чүп – чар ул калдыклар түгел, ә кыйммәтле «икенче ресурс» икәнен аңладык (галимнәр шулай диләр). Без аерым җыю өчен!