Бүген Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Космонавтика көне уңаеннан «Күңелле космодром» исемле библиоуен узды. Китапханәче чара башында кунакларга 12 апрель — кешелекнең галәмнең чиксез киңлекләренә беренче адым ясаган истәлекле дата турында мавыктыргыч хикәя сөйләде. Тыңлаучылар Юрий Гагаринның батырлыгы турында гына түгел, ә ватан космонавтикасының данлы үсеше, фәнни казанышлар, аларның чынбарлыкка әверелүе турында да мәгълүмат алдылар. Студентлар төрле биремнәр үтеп, үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында китапханәче катнашучыларга истәлекле бүләкләр — чиксез галәм сурәтләре төшерелгән стильле китап кыстыргычлар тапшырды. Библиоуен бер сулышта узды, студентлар күңелендә матур истәлек һәм яңа казанышларга омтылу хисләре калдырды.