Арчаның 6 номерлы урта мәктәбендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зона этабы узды. Аның максаты – татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда сәнгать белән кызыксыну формалаштыру, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру. Конкурс тантаналы өлештән башланды, Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе укучылары кунакларны укучылары үзләренең чыгышлары белән сәламләде. Конкурста Арча, Әтнә, Теләче,Балтач,Саба, Кукмара,Биектау, районнарыннан 100 укучы катнашты. Укучыларның иҗатын драматург Данил Салихов, шагыйрьләр Рифә Рахман,Ләбиб Лерон, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Кәримов бәяләде.