26 февраль көнне Арча шәһәре Балалар сәнгать мәктәбендә «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль туры узды. Чарада районның утыз алты гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. «Без бергэ» Фестиваль-конкурсы ике яшь категориясендә һәм түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: халык вокалы, халык вокаль ансамбле, хореография, инструменталь ансамбль, әдәби сүз, мода театры, театр иҗаты. Өстәмә белем бирү педагоглары да «Иҗади гаилә», «Иҗат канаты» номинациялерндә үз осталыкларын сынадылар «Идел буе сувенирлары» декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсендә халык мәдәнияте традицияләре буенча эшләнгән һәм төрле материалдан эшләнгән эшләр тәкъдим ителде. Конкурста катнашучыларның барысы да матур, дәртле чыгышлар әзерләгәннәр. Муниципаль этапы җиңүчеләре район данын 2020 елның 12 мартында Балтач районында узачак зона турында яклаячаклар.