22 нче февраль көнне Әтнәдә 2002-2003, 2004-2005, 2006-2007 нче елыгы егетләр арасында көрәш турниры узды. Турнирда Әтнә, Биектау көрәшчеләре белән беррәттән тренер Ахмадиев М.Г. җитәкчелегендәге "Арча" спорт мәктәбе командасы да катнашты. Курса-Почмак мәктәбеннән Ахмадеев Дилүс 1 нче урынны яулады. Урта Курса мәктәбеннән Бухаров Камил, Закирзянов Әлфис, Валиев Ильмирлар үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урында калдылар. Призерлар медаль, грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.