Халыкара туган тел көне уңаеннан Арча шәһәренең 6 нчы номерлы урта мәктәбендә “Туган телеңне өйрән һәм ярат!” шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Әлеге шигырь уку бәйгесендә гомуми белем оешмаларының туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты. Конкурсның максаты: укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, укытучыларны иҗатка тарту, эстетик зәвык формалаштыру иде. Бәйгедә катнашучылар татар телендә татар шагыйрьләренең туган якка яки туган телгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иттеләр.