ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

8 фото
Бүген “Пушкин картасы” проекты кысаларында Үзәк китапханәдә татар әдәбиятының иң якты йолдызы Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан Арчаның Милли мәгарифне үстерү үзәге булган “Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе”нең 8 А, 8 Б, 8 В, 9 класс укучылары белән “Син Тукайны беләсеңме?” дигән тема астында библиобрейн-ринг уздырылды. Интеллектуаль уенда 3 команда көч сынашты. Аларның белемнәренә бәяне жюри билгеләде. Һәр командада 8 әр катнашты. Алар өч төрле төс: яшел, ак, кызыл төсләр белән аерылып торды. Командалар үзләре, үзләре укыган мәктәпләре турында сөйләп таныштырдылар. Уен барышында укучылар 10 төрле бирем үтәп, белем дәрәҗәләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Биремнәр Тукайның балачагы белән бәйле әсәрләреннән өзекләр тануга, Г.Тукайның яшәгән урыннарын, Г.Тукай иҗатын кемнәр өйрәнүен белүгә, Г.Тукай портретын ясаган рәссамнарны тануга һ.б. карата әзерләнгән иде. Шулай ук уенда катнашучылар Г.Тукай әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр, әкиятләрне тануга биремнәр үтәделәр, җанлы картина ясап, Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү дә оештырылды. Тукайга ияреп укучылар үзләре дә шигырьләр иҗат иттеләр. Капитаннар ярышында “әйе”, “юк” җавабы белән Г.Тукайга бәйле аз билгеле һәм кызыклы фактлар ачыкланды. Интиллектуаль уенда җанатарлар өчен дә биремнәр үтәлде. Гомумән, уен үз эченә Г.Тукай иҗатын төрле яклап ачуга, укучыларның белем дәрәҗәләрен чагыштыруга корылган иде. Чара ахырында уен нәтиҗәләре белән жюри таныштырып, нәтиҗәләр чыгарылды. Катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
2026 елның 9 апреле
10 фото
Үзәк китапханәдә Арчаның 5 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Тормышта дөрес һөнәр сайлау» дигән темада чара уздырылды. Очрашуда өлкән сыйныф укучылары иң актуаль темаларның берсе булган – тормышта үз күңелеңә якын дөрес һөнәр сайлау, алда торган каршылыклар турында сөйләштеләр, файдалы мәглүматлар алдылар. Китапханәче чараны киләчәктә һөнәр сайлауның катлаулылыгы һәм җаваплылыгы турындагы әңгәмә белән башлады. Мәктәптән соң сайлаган юлның бөтен тормышка йогынты ясавын ассызыклады, укучыларны үзләренә, кызыксынуларына һәм сәләтләренә карап дөрес һөнәр сайларга чакырды. Очрашу кысаларында мәктәп укучылары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде, анда психология, үз-үзеңне үстерү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча китаплар тупланган иде. Укучылар үз кызыксынуларына ярдәм итәрдәй, хезмәт базарының заманча структурасын белүдә мүгълүмат бирердәй әдәбият белән таныштылар. Чараның практик өлешен белгечләр – «Мәрхәмәтлек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Нуриева Резеда һәм социаль эшләр буенча белгеч Хисамова Роза Мансур кызы үткәрделәр. Алар психологик тренинг оештырдылар, анда укучылар үзләренең көчле якларын, кызыксынуларын һәм сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар. Интерактив формада мәктәп укучылары үз теләкләрен анализларга, һөнәрләргә карата булган таләпләр белән таныштылар. Очрашу ачык диалог форматында узды, бу өлкән сыйныф укучыларына файдалы мәгълүмат кына түгел, ә борчыган сорауларына җаваплар табарга да ярдәм итте. Мондый очрашып аралашулар үсмерләргә киләчәктә дөрес профессия сайлау өчен бик файдалы.
2026 елның 8 апреле
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International