ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

12 фото
Гомумроссия китапханә көнендә "БИБЛИОНОЧЬ - 2023" акциясе кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләр оешмасы белән берлектә, Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче номерлы мәктәп һәм М. А. Лотфуллин исемендәге 2 нче номерлы мәктәп укучылары өчен библиофреш узды. Китапханәчеләр Үзәк китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия үткәрделәр, китапханәче һөнәре белән таныштырдылар, һәр бүлекнең эш нечкәлекләре, аның заманча мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар, кызыксынып сораулар бирделәр, бай китап фонды белән таныштылар һәм укырга китаплар сайладылар. Балаларга буктрейлерның нәрсә икәнен аңлаттылар һәм китапханәнең бу өлкәдә үрнәк эшләрен күрсәттеләр. Ә аннары алар, BOOK-SLAMда катнашып, үзләренең барлык иҗади сәләтләренә таянып, илебез һәм чит ил матур әдәбиятының әсәрләрен тәкъдир иттеләр. Китапханәче яшьләр арасында иң популяр һәм укыла торган китапларга күзәтү ясады. Чара ахырында алып баручы китапханәнең әһәмияте һәм яшьләр тормышында китап укуның урыны турындагы сорауларга җавап бирде.
2023 елның 29 мае
7 фото
Бүген китапханәбездә шагыйрь, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз – Рифат Җамал белән очрашу кичәсе узды. Кичәдә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар, Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан, авылдашлары, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гарипов Шафигула, гаилә дуслары Фәйзрахманова Халидә, Рифат Җамалның иҗатын хөрмәт итеп килгән “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе иҗатчылары чыгыш ясады. Якташыбызга карата хөрмәт, ихтирам сүзләрен, соклану хисләрен җиткерделәр. Кичәдә Рифат әфәнденең иҗаты, туган авылы, бала чагы, эшчәнлеге чагылдырылды. Шигърият дөньясына ничек килеп эләгүе, ниләр белән кызыксынуы һәм башка күптөрле сорауларга җавап табылды. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, Рәсимә Нигматуллина башкаруында Рифат Җамал сүзләренә язылган “Мирҗәмем- җир яме” җыры яңгырады. Акчишмә авыл китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә авторга багышлап язган шигырен укыды, кичәнең истәлеге итеп махсус бүләген тапшырды. Рифат Җамал үзенең шгырьләрен укыды, бик теләп сорауларга җавап бирде. Кичә азагында китапханә директоры Дәүләтбаева Лилия чыгыш ясап, рәхмәтен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Рифат Җамал үз чиратында якташларына теләк-фикерләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2023 елның 25 мае
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International