Пөшәнгәр авыл китапханәсендә «Безнең җир бер генә» дигән экологик сәгать узды. Чара барышында китапханәче балаларга бәйрәм тарихы, Җир Көнен бәйрәм итү традицияләре, үсемлек һәм хайваннар дөньясының төрлелеге турында сөйләде, китапханә фондында булган Кызыл китап белән таныштырды. Һәр ел саен мартның соңгы шимбәсендә бөтен планетада «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрелә, анда теләгән һәркем катнаша ала.