Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен «Гөлчәчәк» балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Апаз авыл китапханәсендә «Авылыбыз чисталыгы үзебезнең кулларда!» дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга: - табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү; -табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, чүпләр ташлап калдырмау; -яшәгән авылыңдагы чисталыкны сакларга өйрәнү кирәклеге аңлатылды. Алар үзебезнең төбәк табигате тасвирланган китаплар белән дә таныштылар.