Ягу сезоны башлана

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Ягу сезоны башлана

Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләр, газ казаннары, төрле җайланмалар, приборлар һәм системалар тикшерелгән һәм төзәтелгән булырга тиеш. Ватык мич һәм приборларны файдалану тыела. Сезон алдыннан һәм аннан соң да кимендә ике айга бер тапкыр төтен юлларын корымнан чистартып торырга.

Янып торган мичне күзәтүсез калдырмаска, балалар да күзәтү астында булсын. Мичне кабызганда тиз яна торган сыеклыклар кулланмаска, ягулыклар, материалларны мичкә якын куймаска.

Электр приборларын файдаланганда аеруча игътибарлы булырга. Зарарланган приборларны, үзең ясаган җайланмаларны файдалану катгый тыела.

Газ мичләрен төзек саклау системалары белән генә файдаланырга. Газ исе килә башласа, тиз арада газ хезмәтенә хәбәр итәргә.

Антон Сотов, инспектор

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International