Түләргәме, юкмы?

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Түләргәме, юкмы?

Шәхси йортларда яшәүчеләрдә еш кына шундый сорау туа – алар калдыкларны җыйган һәм утильләштергән өчен түләргә тиешләрме? Калдыклар бөтенләй булмаучылар яисә аларны йорт шартларында төрле юллар белән утильләштерүчеләр дә бар бит әле.

Монда җавап ачык кебек, чөнки теләсә кайсы килешү иреклелек нигезендә төзелә һәм башкармаган хезмәт өчен түләргә мәҗбүр итеп булмый. Ләкин закон киресенчә сөйли.

РФ Торак кодексының 30нчы маддәсенең 5нче өлеше нигезендә, йортның яки аның өлешенең хуҗасы каты коммуналь калдыклар мәсьәләсен каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча төбәк операторы белән килешү төзү юлы белән хәл итәргә бурычлы.

Шулай итеп, чынлап та түләргә кирәк.

Башкача эшләгәндә бу гражданнарны чүпне үзәкләштергән урынга чыгармаска, ә аны яндырырга, җиргә күмәргә яисә якындагы елгага ташларга этәрер, әйләнә–тирә мохитне пычратуга китерер иде. Ә болар закон белән катгый тыела.

Алмаз Сәгыйтьҗанов,

район прокуроры урынбасары,

юстиция кече киңәшчесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International