Бәйрәм иттек кич буе

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бәйрәм иттек кич буе

Арча үзәгендә “Арча кичләре” булды. Арчалар ул көнне Шәһәр һәм Республика көнен билгеләп үтте.

– Арча үзәгендә оештырылуы аеруча ошады. Оныклар да рәхәтләнде, без дә күңел ачтык, концерт карадык, – диде өлкән яшьтәге бер ханым.

Чыннан да, балаларга да кызык булды. Алар өчен батутта сикерү үзе генә ни тора. Аннан кечкенә паровозга утырып, шәһәр үзәгеннән, җитмәсә, машина юлыннан кайчан үтәрләр иде әле. Алар өчен, хәер, өлкәннәргә дә, тәм–томы да адым саен. Киче дә матур. Халык та күп килгән. Ә концерты... Җыр–моңга гашыйкларның күңеле булгандыр.

 Башта Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Арча үзешчәннәре чыгыш ясады. Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Артур Хафизов, Инсаф Гаптелбәров, Рөстәм Сабиров, Данис Гайфуллин, Алсу Зәйнәгытдинова чыгышлары алкышлар яулады, “Аллегро” бию төркеме заман биюләре белән шатландырды, Рилә Абдрахманова, Зөлфия Әүхәдиева, Зөлфәт Сибгатуллин, Данис Гайфуллин күңелле итеп алып та бардылар, җырларга да вакыт таптылар.

“Арча” телерадиокомпаниясе ай саен иң яхшы җырчыларга бәйге игълан итә. Форсаттан файдаланып алып баручысы Мәкъсуд Фәйзрахманов июль ае җиңүчеләрен сәхнәгә чакырып бүләкләде. Алар радиодан башкарган җырларын бәйрәм сәхнәсеннән дә яңгыратты.

Чират танылган эстрада артистларына җитте. Бәйрәм көнендә арчаларның күңелен күрергә дип махсус Иркә, Зинира һәм Ризат Рамазановлар чакырылган иде. Алар тамашачыларга яраткан җырларын бүләк итте. Әнә шулай халык кич буе күңел ачты.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International