Көз килде тышта

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Көз килде тышта

Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. Көннәр дә бик матур, уңыш та искиткеч булды. Күптән мондый уңыш күргән юк иде. Арулар да кичен телең йотарлык тәмле боламык ашаганда юкка чыкты.

Җәй тегеләй килде, болай килде дип зарланырга яратучылар булса да, быелгы җәйгә тел–теш тидерерлек түгел. Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров шалтырата: “Менә өченче көн көтүдә инде мин, – ди. – Ашытбаш басуларына карап шаккатып басып торам әле. Болай да эшләп була икән бит, әй! Ул комбайннар гөр килеп эшли, алар артыннан салам җыялар, шунда ук туфрак эшкәртеп баралар. Ул кишәрлекләрнең турылыгы! Мондый уңышны Инсур Вәлиев рәислек иткән вакыттан бирле күргән юк иде. Язгы бодайлар арыш кебек уңган!”

– Шушы хәлләрне бер танышыма сөйләгән идем. “Нәрсәгә куанасың, ул барыбер сиңа булмый бит”, – димәсенме теге, – дип дәвам итте Рәис Шәкүров. – Уңыш мул булу барыбыз өчен шатлык, дидем мин моңа. Ашлык күп икән, димәк, халыкка да арзанракка бирәчәкләр.

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов авылда яшәүчеләргә пай җирләре өчен түләү мәсьәләсенә дә тукталды. Бер гектарга түләүне 700 сумга җиткерү бурычы куела. Быел терлек азыгы, ашлык мулдан, бу яктан бернинди тоткарлык булырга тиеш түгел.

4 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов белән басулар буйлап үттек. Һәр вакытның үз матурлыгы. Агачларда әле көз билгеләре беленми диярлек, ә басуларда төсләр чуарлыгыннан күзләр камаша, һәркайда икмәк, яңа сөрелгән җир, салам исе. Мөхәммәт ага Мәһдиев борчак, солы, арыш, бодай саламнарының исләрен ничек оста итеп аерым–аерым тасвирлап биргән бит! Монда күңел күзе белән күрә, тоемлый белү кирәк шул.

“Кырлай” ширкәте басуында Рәшит Фәйзуллин комплекс белән арыш чәчә. Куәтле техника күпме кеше көчен алыштыра. Тузан йотып, салкын җилдә калтырап чәчкеч артында басып йөрисе юк. “Тәүлек буе чәчәбез, – ди Рәшит. – Сменалап эшлибез”.

Алданрак чәчелгән басулар инде яшәреп килә, чәчүнең иң әйбәт сроклары үтеп бара.

– Чәчүлек мәйданнарының 50–55 процентын бөртекле культуралар алып торырга тиеш, – ди Раил Шакирҗанов. – Шуның 40 процентын көзге культуралар тәшкил итү шарт. Фәнни расланган саннар бу.

Быел район буенча чәчелергә тиешле 21450 гектар да шул таләпкә туры китереп билгеләнгән. 5 сентябрьгә 14298 гектары чәчелгән. “Ак барс” агрокомплексы”, “Казанка”, Тукай ширкәтләре планда каралган мәйданнарны чәчеп куйдылар, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Лотфуллин З.Р.”, “Яңарыш” ширкәтләре планны үтәү алдында.

– Арыш тиешле уңай температураны җыя алганда гына көздән тамырын ныгытып, тармакланып кала ала, – ди баш белгеч. – Шулай булмаганда начар кышлый, мул уңыш өмет итеп булмый, Ә көзге бодай яз тармаклана, ул тишелеп, тамырын ныгытып калса ярый.

5 сентябрьгә игеннәрнең 70 проценты җыйнап алынды. “Казанка” хуҗалыгы уракны беренче булып төгәлләде. “Курса МТСы” ширкәтендә барлык мәйданнарның 90 проценты суктырылды.

Бер гектардан иң югары уңыш “Игенче” ширкәтендә – 49,5 центнер, “Кырлай”да – 40,8, “Ак барс” агрокомплексы”нда, “Курса МТСы”, “Ватан”да 37–36 центнер чыга.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International