Арчага... кофе эзләп
2017 елның җәй башында Казанда яшәүче В.,П. һәм К. Арчага кайталар. Шәһәргә аның матурлыгын күрер өчен генә дә килүчеләр аз түгел. Әмма боларның максат башка, кибеткә кереп сәүдә залыннан 17 кап кофе алалар да, кием астына яшереп чыгып та китәләр.
Бу гына җитми үзләренә. Тагын бер кибеткә кереп шул ук маркадагы 18 кап кофе урлыйлар.
Казан шәһәренә кайткач Мәскәү базарында сәүдә павильоны тотучы танышларына кабын 100әр сумнан саталар, акчасын өчесенә бүләләр.
Арча район суды аларның өчесен дә урлауда гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә ирек- ләреннән мәхрүм итте.
Алия
Мөхәммәдиева,
Арча район суды судья ярдәмчесе