Маршрут автобуслары кире кайтырмы?

2017 елның 15 сентябре, җомга

Маршрут автобуслары кире кайтырмы?

Арчада “Россия өчен” халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең “Көндәлек тормыш сыйфаты” эшче төркеме җитәкчесе Айрат Хәнипов һәм Татарстан Республикасындагы координаторы Ленар Гайнуллин булып китте. Кайтуларының сәбәбе – Яңа Сәрдә авылында туып–үсеп, хәзер читтә яшәүче ветеран Раят Мөхәммәтҗановның авыл халкы исеменнән язган хаты. Бу көнне хәрби хезмәт ветераны Раят ага үзе дә алар белән Арчага кайткан иде.

– Мин район үзәгенә, шәһәргә йөрүче җәмәгать транспорты хезмәтен кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иттем. Безнең авыл район чигендә урнашкан. Аңа гомердә дә бернинди транспорт йөргәне булмады. Элегрәк Арчадан Шурабашка, Яңа Кенәргә автобус килә иде. Хәзер аларны да бетерделәр. Башта юл начар, диделәр. Юллар да булды. Автобус һаман юк. Авылда яшәүче өлкәннәр нишләргә тиеш? Шулар турында кайгыртам, – диде ул.

Чыннан да, әле берничә ел элек кенә районның бөтен ягына, барлыгы кырыктан артык маршрут, автобус йөри иде. Хәзер шуларның икесе генә калды. Алары да шәһәргә терәлеп торган авылларга. Автобуслар туктатылуның сәбәбен табышлы түгел, дип аңлаталар. Һәр йортта машина, автобус белән йөрүче аз, чыгымнар зур. Элек хөкүмәт дотация бирә иде, хәзер ул да бетерелде. Автотранспорт предприятиесе дә хәзер коммерциялегә әверелде. Район бу мәсьәләне хәл итүне үз өстенә ала алмый, чөнки зур суммалар кирәк. Аннан ул ни өчен хөкүмәтнеке булмаган, үзенә акча эшләгән оешмага булышырга тиеш? Коммерцияле предприятие өчен дә уңайсызлыгы бар. Керем аз, ә чыгым (хезмәт хакы, ягулык, запчастьлар һәм башкалар) күп. Үз–үзен акламагач, нәрсәгә кирәк аңа бу эш? Менә шундый ике яклы проблема бу.

– Бу бер сезнең райондагы гына проблема түгел. Республиканың барлык районнарында да шул хәл, – диде Айрат Хәнипов. – Хәзер авылларда да хуҗалык саен машина. Шуны сәбәп итеп куялар.

– Чыннан да шулай бит...

– Ә кеше факторы? Нигә без өлкәннәр турында онытабыз? Алар район үзәгенә даруханәгә, халыкны социаль яклау бүлегенә, хастаханәгә килә. Машина сорап күршесенә керсә дә бензинын  саласың, акча кирәк, такси чакыртсаң да, кыйммәткә төшә. Аена бер генә тапкыр бармыйлар бит район үзәгенә, берәр мең таксига калдыра башласалар, яшәргә күпме кала?

– Сез бу мәсьәләгә чишелеш табып булыр дип уйлыйсызмы?

– Без мәсьәләне шулай куябыз: кешегә дә уңай, икътисади яктан да файдалы булсын. Ягъни, чыгымнар кап- лансын. Шәһәр яны автобусларын кире кайтару өчен төбәк бюджетыннан акча каралсын. Әлбәттә, муниципаль бюджеттан да финанс ярдәме кирәк булачак.

– Бу район күләмендә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Аннан район ул акчаны каян алсын?

– “Россия өчен” халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте турыдан–туры Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итә ала. Моңа кадәр барлык социаль мәсьәләләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән хәл итеп барабыз. Җәмәгатьчелек фикерен туплыйбыз, урыннарга барып тикшерәбез, фикерләребез, тәкъдимнәребезне аңа җиткерәбез. Башлаган эшнең һәрберсен ахырына җиткерәбез. 2018 елга бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме, һәр кешенең иртәгеге көнгә ышанычы булсын.

2018 елга ерак калмады, көтеп карыйк. Кем белә, бәлки...

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International